ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

«Смәел»  хуҗалыгыныӊ  1100 савым сыерына исәпләнгән, аларны бәйләмичә тәрбияләү өчен  2 бинадан торган зур комплекс төзүе турында газетабызныӊ июль  аенда язмабызда яктырткан идек. Бүгенге көндә бу җирлектә  хыял чынбарлыкка  әйләнеп бара.

Катлаулы технологик корылма буларак  мегаферма барлык таләпләргә туры килсен өчен  аны файдалануга тапшыру үзе бер аерым  сынау икән, ди хуҗалык рәисе  Илһам Шакиров.  Дөрестән дә, моӊарчы  яхшы сыйфат белән башкарылган эшнеӊ нәтиҗәсенә тискәре  тәэсир булмасын дисәӊ,  бу очракта  ашыгу кирәкмидер. Мәсәлән, уртада урнашкан савым бинасында  «карусель» бүлегенеӊ төзелеше барлык җиһазлары белән 60 млн. сумнан артыкка төшкән. Монда даими хәрәкәттә булган сыерлар  савылганнан соӊ, яӊаларына урыннарын бирәләр, шушы  вакытта савылган сөт 5 минут вакыт аралыгында 4 градуска суытылып, зур сыйдырышлы суыткычка озатыла. Савым сыерлары бу бүлеккә кергәч, беррәттән профилактик чараларны да узалар. Тояк кисүгә, гомумән терлекнеӊ гәүдә тотылышына да игътибар бирелә.


Технологик  чылбырны тикшерү, ашату һәм савымны оештырыру мөмкинлеген сынау өчен  хәзергә 150 баш каплатылган тана һәм 250 баш савым сыеры яӊа торакка «ияләнәләр». Барлык катлаулы механизмнар көйләнеп  эшли башлауга яӊадан  250 баш сыерны күчерү күздә тотыла. Ә инде икенче бинаныӊ эшләре февраль айларында тәмамланып, тана һәм сыерлар кертелсә, мегаферманы тулаем файдалануга тапшырырга да мөмкин, диләр төзүчеләр.   


Зур чыгымнар сорый торган бу төзелешне алып бару җиӊелләрдән булмагандыр. Төзелеш оешмасы белән уртак тел табып, шул ук вакытта тиешле таләпләрне куеп, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләтү, вакытында финанс чыгымнарын табу  күмәк хуҗалык рәисенә күпме дулкынланулар, борчылулар китерүен үл үзе генә белә. 


Кыска әӊгәмә вакытында рәискә, мондый чыгымнар тотып, шушындый  зур мегаферма төзү кирәкме соӊ, дигән сорауны яӊадан кабатлап бирдек. Аныӊ җавап  кыска иде:  «Кирәк һәм тиешле дип тапмасак, без бу эшкә тотынмаган булыр идек».  Эчке ышаныч һәм ныклык  белән әйтелгән сүзләрдә рәиснеӊ бу хаклыкка ышануы да, эшнеӊ тулаем башкарылып  чыгуында хезмәттәшләренеӊ  ярдәменә таянуы да сизелә иде.


Кичә район һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр «Кызыл юл» һәм «Дуслык»  хуҗалыкларында булып, терлекчелек өлкәсендә агымдагы елныӊ XI аена  нәтиҗәләр ясадылар. Бу турыда киләсе язмалардан белерсез.

 

 


«Хезмэт» Баш мөхәррир

Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 5700 берәмлек тырма, 234 берәмлек чәчкеч, 278 берәмлек культиватор, 605 берәмлек трактор һәм башка төр агрегатлар бар. 

Көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар, шулай ук аларга дефектовочная ведомостьләр төзелеп, запчастьлар алып кайтылды һәм ремонт эшләрен башлап җибәрделәр.


Район буенча тырма - 80 %; чәчкечләр - 55 %; культиваторлар – 65% ремонтланды, куелган график буенча ремонт эшләрен алып баралар.

 

Бу җәһәттән «Сорнай», «Сосна», «Борнак», «Труд», «Алга» хуҗалыкларында эш үрнәк оештырылган. «Сорнай” хуҗалыгы Яңа елга  кергәнче  ремонтын тәмамларга планлаштыра.

Көннәр җылы торганда, техника ремонтлау сыйфатлырак та була, арзангарак та төшә. 25-30 градус салкында тимерне тотып кара син. Эшли торган бинаны җылытуга күпме ягулык кирәк. Аннан кайсы елны авыл хуҗалыгы техникасына запас частьларга бәяләр артмыйча калганы бар. Тагын  20 процентка кадәр күтәрелер дип фаразлыйлар. Димәк, техниканы хәзердән барлап, ремонтлап куйсаң күпме акча янга кала дигән сүз. «Сорнай» кебек бүгеннән ремонтка керешкән хуҗалык җитәкчеләре монысын да исәпләп куйганнар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фәрманы нигезендә, машина-трактор паркларын кышка әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру буенча конкурс уздырылды. Күпчелек хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең бу мәсьәләгә  җитди караулары нәтиҗәсендә, конкурста безнең район уңай бәя алды. Конкурска бәя техниканы саклау һәм ремонтлауның торышына гына түгел, машина-трактор паркының төзеклегенә, андагы эш өчен тудырылган уңайлыкларга, ремонтчыларның хезмәтенә түләү, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә карап та куелды. Ремонтчыларны тиешле эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәткә түләгәндә төрле кызыксындыру чараларын куллану мөһим.

2015 елда   район хуҗалыкларына яңа техникалар кайтты, 16 трактор, 7 ашлык, 3 терлек азыгы җыйнау комбайны, 46 берәмлек тагылма авыл хуҗалыгы машиналары.  Монда хөкүмәтнең 60х40 программасының ярдәме зур булды, дип хәбәр иттеләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.


 


 


Зөлфия ШАКИРОВА


18
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 17нче декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Лотфуллин К.В. белән очрашу булды.

17 декабрь көнне  Түнтәр авыл китапханәсенә  түбән сыйныфта укучы китап укучыларыбыз яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дип китапханәбезгә кунакка килделәр. Без алар белән шагыйрәбез Э. Шәрифуллинаның балалар өчен язылган “Эльмира Шәрифуллина” дип исемләнгән китабы белән таныштык. “Сәламәтлеккә – сәлам!” дигән сценарийсы буенча сәламәтлек иленә сәяхәт ясадык. Төрле сорауларга җавап эзләдек, сәламәтлегебезне тикшердек, рәхәтләнеп биедек. Соңыннан китап укучыларыбыз өйдә укырга диеп яңа китаплар алдылар. Бик күңелле, рәхәт кичә булды ул.

7 нче декабрь көнне Балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар  композиторы Нәҗип Җиһанов исемендәге конкурс  булып узды.

Биредә фортепиано бүлегенең 27 талантлы укучылары катнашты. Хәмитова Зилә һәм  Шакирҗанова Азалия 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. 

Арбор авылы фермеры Руслан Нәҗипов гидропоникта беренче партия суган үстергән.

Әлеге продукцияне ул “Казан” агросәнәгать паркында сатарга уйлый, чөнки аның белән килешү төзелгән инде. Киләчәктә Руслан җитештерә торган продукция күләмен арттырыга уйлый.  


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 нче елның 11 нче декабрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Нәсих Гыймадиев –  Балтач районының Алан авылында яшәүче гап-гади авыл агасы. Гомерен җиргә, туфракка бәйләгән кеше.

Институт тәмамлап, агроном булып эшли башлагач,  үзлегеннән эзләнә, тәҗрибәләр ясый һәм күзәтүләрен, күргәннәрен теркәп бара башлый. Үзе белеп бетермәгәннәрне төшенү өчен, мәктәп укытучысыннан химия буенча  дәресләр дә ала. Нәсих Гыймадиев фәнни ачыш та ясаган, патент та алган, әмма аның акыллы фикеренә колак салып, тормышка ашырырга ашыккан кеше генә юк икән.

У л безне район китап­ханәсендә каршы алды.  Төр­ле елдагы тәҗрибә үр­нәкләре, журналларда басылып чыккан язмалар, патентның рәсми кәгазьләрен туплап, фойеда тулы бер күргәзмә оештыр­ган. Яшермим, юлда, яңа ачышның нигезенә төшенеп җитә алырмынмы, дип шикләнгән идем. Нәсих бик яхшы укытучы булып чыктымы, әллә инде исбатлый, аңлата-аңлата остарып җиткәнме, агрономия өлкәсендә бернинди белемем булмаса да, ачышның нидән гыйбарәт икәнлеген бик тиз төшендем. Тик икенче сорау бимазалый башлады: бар да бик тә гади ләбаса, уңай нәтиҗә дә ярылып ята, нигә моны кабул итәргә теләмиләр? Әллә мин аңлап бетермәгән сере бармы?

 Ачышның асылы, чыннан да, бик гади. Мисал өчен, лаборатория шартларында бер сорттагы арпа 95 процент тишелеш күрсәтә, ә басуда ул 25 процент кына була. Шушы ук орлык икенче бер басуда 80 процент тишелеш бирә. Уңышны  аз күрсәткән беренче басуны да яраксызга чыгарып атарга кирәкми, шул ук туфракта  икенче сорттагы арпа бер дигән уңыш бирергә мөмкин. Эш нәрсәдә соң? Бер үк табигать шартлары, җирне эшкәртү технологиясе дә шул ук, аерманың сәбәбе нидә? Нәсих Гыймадиев нәкъ менә шушы сорауларга җавап табуга ирешкән.

 – Һәр туфракның үз микрофлорасы бар. Туфрак һәм орлык үзара килешкәндә һәм яраклашканда гына югары уңыш алырга мөмкин. Нинди генә югары сыйфатлы орлык булмасын, җирнең микрофлорасы аны кабул итми икән, уңыш булмаячак, – ди Алан «галим»е. – Мин моны биш еллык күзәтүләремә нигезләнеп ачыкладым. Тәҗрибәдә күрәм, ә менә моны ничек исбатларга?! Мин басуда, ә фәнни хезмәткәрләр институтта мине «чистага салып яталар». Күздән яшьләр чыга, ләкин җиңелүеңне танымыйча булдыра алмыйсың. Тырышуларым юкка чыкмады, мин дә «чистага сала алдым».  Минем барлык тәҗрибәләр өй шартларында башкарыла, шуңа күрә гади ысуллар эзләргә туры килде. Туфракны 12 сәгать кайнатып, аның микрофлорасын юкка чыгардым һәм шунда орлык чәчеп тишелдереп, үземнекен исбатладым. Патент артыннан йөрү, комиссия әгъзаларын ышандыру да җиңелләрдән түгел, шулай да иң авыры әлеге ачышны тормышта куллануга ирешү икән. Бүген безгә лаборатория кирәк. Шул булганда, хуҗалыклардан килгән туфракны тикшереп, кайсы басуга нинди сорттагы, нинди культура чәчәргә кирәклеген билгеләп бирәчәкбез. Мин тәкъдим иткән ысул белән бүгенге көндә бары тик Кукмара районының Вахит хуҗалыгы гына эшли һәм алар һәр гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар!

 – Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезнең ачыш турында беләләрме? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

 – Министр Марат Готович үзебезнең районда эшләп киткән кеше, без аны нык хөрмәт итәбез, мин аның янында булдым, уртага салып сөйләштек. Ул үзенең урынбасарларына миңа ярдәм итәргә кушты. Тик министр янында алар солдат, аннан чык­кач, бар да генерал. Сөйләшеп кара син генераллар белән. Мисал өчен, мин алардан трактор сорыйм, алар миңа трамвай бирәләр. Ягъни миңа бер төрле лаборатория кирәк, алар бөтенләй башкасын тәкъдим итәләр. Мин үткәрергә  теләгән тәҗрибәләр өчен бөтенләй башка төрле шартлар кирәк. Мәсәлән, туфракны кайнатабыз. Анда нинди генә парлар чыкмый, моның өчен ябык бүлмә кирәк. Лаборатория алу өчен дә әле мин иң элек фермер хуҗалыгын рәсмиләштерергә, аннан соң бер әйберне сатып, икенчесен алырга тиешмен. Моны ярдәм дип әйтеп булмый инде...

 Нәсих Гыймадиевның ачышын тормышта кулланучы Кукмара районы Вахит хуҗалыгы агрономы  Леонид Михайловка да шалтыраттык.
– Без Наил белән биш елдан артык эшлибез, аның тәкъдимнәренә таянып чәчәбез һәм өстәмә уңыш алабыз, – диде ул. –  Көз көне ул безнең басулардан җирнең пробасын ала да бер орлыкны дүрт төрле шартларда тишелдерә. Берсе – ничек бар, шулай, ягъни бездән алынган чиста туфрак; икенчесе биопрепаратлар белән эшкәртелгән; өченчесенә ашлама куша; дүртенчесе – 12 сәгать кайнатып суытылган туфрак. Шуннан кайсы басуга нинди сорттагы орлык чәчәсен тәгаенләп бирә. Без дә, тәҗрибәне дәвам итеп, ул сайлап биргән сорт янәшәсендә үзебез теләгән башка сортны да чәчәбез. Тишелеп чыкканда ук күренә: Нәсихның сүзе дөрес булган. Бу басуда начар бәя алган орлыкны үзенә килешә торган икенче басуга чәчсәң, бер дигән тишелә.

 Димәк, эш орлыкның сортында гына да түгел, туфрак белән аларның бер-берсенә яраклаша белүендә. Быел кукуруз белән тәҗрибә ясап карадык. Чәчкечнең ярты өлешенә Нәсих кушкан орлыкны салдык, яртысына – икенче төрлене. Бер полоса биек булып үсте, икенчесе начар булып утыра. Шул начар дигән кукуруз икенче бригада басуында бер дигән булып үсте. Нигә башкаларның Нәсихның ачышын кабул итәселәре килми дигәндә, миңа калса, Нәсих – практик, аның ачышын фәнни яктан тирәнтенрәк исбатларга кирәктер бәлки. Без үзебез аның белән тулысынча килешәбез.

 Бер гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар! Республика буенча гектарларны центнерларга әйләндерсәң, ни чаклы көшел җыйнала икән?! Нәсих Гыймадиев океан артында туган булса, аның ачышына исебез киткән булыр иде. Юкка Татарстанның Алан авылында туган шул...

Тиздән авыллардагы шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар Татарстан икътисадындагы иң мөһим тармаклар рәтендә карала башлаячак.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Әлеге закон авылда гомер итүчеләрнең матди хәлен яхшыртырга, республикадагы азык-төлек базарының тотрыклылыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

 - Әлегә бу законда бер тиен акча да каралмаган. Документ “сыерга – 100 сум, кәҗәгә - 50 сум”, дип язуны күздә тотмый. Төп бурыч – шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны икътисадның мөһим тармагы буларак закон аша югары дәрәҗәгә күтәрү. Әгәр бу хуҗалыклар канун аша кирәк һәм мөһим булып таныла икән, алга таба финанс документлары әзерләгәндә, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

 Шунысын да әйтеп узабыз, декабрь аенда бу закон проекты икенче укылышта каралачак. Аңа төзәтмәләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

11 декабрьдә,  көндезге   сәгать 2 дә, Балтач районы башкарма комитетының кече утырышлар залында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Тимур Марат улы Акчурин халыкны шәхси сораулар буенча кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International