2015 нче елның 11 нче декабрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар
Г.Тукайның иҗатынын бәяләп бетергесез. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләп язылган. Өлкәннәребез шушы музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән таныштылар. Тернәкләнүчеләр арасыннан 2 группа инвалид Садикова Резеда Г.Тукайның зирәк сүзләренә шаккаткан: “Кремень кебек нык булыгыз, артка борылмагыз”
Экскурсия ахырында тернәләнүчеләр музей һәм Балтач “Наз” үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, уңышлар теләделәр.