2015 елның 17нче декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Лотфуллин К.В. белән очрашу булды.
Очрашу башында Кафил Василович үзләренең отделение эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аннан сон 2015 ел башыннан районыбызда булган янгыннар турында сөйләде, аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләп китте. Күп очракта янгыннар электр приборлары белән саксыз файдалану, тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын искәртте. Шулай ук каникул вакытында балаларың шартлаткыч әйберләр белән уйнау аркасында килеп чыккан күңелсезлекләр турында сөйләде. Бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.
Очрашу ахырында хәрбер тернәкләну яңа ел бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре язылган памяткалар өләшенде.