ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар. 28 декабрькөнне Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Земфира җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә белән танышканнан соң уку залында “Снежная викторина” исемле кышка багышланган викторинада катнашып көч сынаштылар. Ахырдан балалар китапханәсенә килә торган газета-журналлар, энциклопедияләр белән танышып белемнәрен арттырдылар.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта районныӊ «Дуслык», «Татарстан» һәм «Кызыл юл»  хуҗалыклары көндәлек 10шар тоннадан артык сөт саталар. 

«Дуслык»та ул  – 12 317 кг., «Татарстан» да – 11 570 кг, «Кызыл юл»да – 11 307 кг., барлыгы – 35 тоннадан артык.    Моныӊ кадәр    сөтне бүген районныӊ 8 хуҗалыгы («Смәел»,  «Алга», «Арбор», «Борнак», «Тукай исемендәге, «Уӊыш») сата, ягъни һәр ике хуҗалык  берсе кадәр генә эшли, дигән сүз. Әгәр дә барлык хуҗалыклар бер тигез  дәрәҗәдә эшләсәләр, уртак уӊышлар тагы да күркәмрәк булыр иде.
 

"Халыклар дуслыгы"  Сезне якынлашып килүче Яңа 2016 нчы ел белән котлый!

Барыгызга да саулык-сәламәтлек, тормышыгызда   һәм эшегездә уңышлар, барлык хыялларыгызның кабул булуын телибез. Бәйрәм ялларында,   2016 елның   4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 9.00 - 15.00 сәгатьләрдә  узебездә көтеп калабыз. Рәхим итегез! 

2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә   ашыру, сәләтле укучыларны барлау   максатыннан 16-21  нче декабрь көннәрендә татар һәм рус  мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде.

26 нчы декабрь көнне Дорга авыл мәдәният йортында авылның 60 яшьлек юбилярларын тәбрикләү кичәсе узды. 


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24 декабрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Скандинавская ходьба» дигән яңа дәвалану төрен  үткәрделәр. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик чараларны үткәрүне дәвам итүне сорадылар.

 

23 декабрь  көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исемле

Балалар бакчалары җитәкчеләре өчен район семинары булып  узды. 


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Карадуган балалар бакчасы эшли башлаган көннәрдән үк татар балаларына рус телен өйрәтү эшчәнлеген РСФСР күләмендә үткәрелгән семинарда күрсәткән иде инде.Менә 35 ел дәвамында тупланган эш  тәҗрибәсен бүгенге көндә дә дәвам итеп, төрле юнәлештә ,яңа төрле эш алымнары кулланалар.Биллингваль тел мохитендә бала шәхесен формалаштыру –төп юнәлешләренең берсе дип саныйлар.1998 елда хезмәтләре өчен бирелгән Каюм Насыйри премиясе балалар бакчасы коллективына иҗат белән шогыльләнер өчен зур этәргеч булды.Иҗади эш белән шөгыльләнүләрен исәптә тотып, Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларда “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында , әлеге бакча хезмәткәрләре ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерләү өчен иҗади төркемгә чакырыла, чөнки моңа кадәр татар балаларына рус телен өйрәтү өчен республика күләмендә методика эшләнмәгән була.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Әтисе Рәис белән бергәләшеп башлаган хезмәтләренең нәтиҗәсе ярдәмендә алар Грант та отканнар һәм шул акчалар хыялларны тормышка ашырырга этәргеч биргән. Мельничная авылындагы буш торган бинаны сатып алып, сентябрь аенда ремонт эшләрен төгәлләп, төп эшкә керешәләр.

5 декабрьдә беренче партия уңышларын җыеп алганнар һәм аны «Нур» супермаркеты хуҗасы белән килешү нигезендә кибеткә сатарга куйганнар. Киләчәктә «Казан» агросәнәгать паркында да Балтач суганнары сатуга чыгачак. 

 

Руслан гидропоника системасы ярдәмендә суган үстерү эшенә моннан дүрт ел элек алына, бу эшенең башлангычы турында ул бик мавыгып сөйләде:
– Белемем буенча мин менеджер. Яшелчәләр үстерү эшен мәктәп елларыннан ук зур кызыксыну белән башкара идем. Бакчадагы теплицабызда да ике хуҗа, берсе – әни, икенчесе – мин. Ул бер почмагына, мин икенчесенә утыртам яшелчәләрне. Шушы эш белән бик мавыгуым аркасында мин фермер булып киткәнмендәдер инде. Безнең якларда гидропоникада әйбер үстереп буламы икән дип бик кызыксына идем, йөри, белешә, өйрәнә торгач, үзем дә үстереп карадым һәм соравыма җавап таптым.

 

Җирдә суган үстерүнең ел саен файдасы булмаска да мөмкин, чөнки аны ел да берүк җирдә үстереп булмый, аннан елы нинди килүгә дә карый. Кыяк үстерү өчен генә дә суган җирдә 1 ай үсә, ә монда оптималь бер температураны тота алсаң, 15 көн эчендә уңышын да җыеп ала аласың. Ләкин монда да эшнең һәрбер нечкәлеген онытмаска, хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Бина эчендәге температура 18 градустан төшсә, суган үсми башлый, безнең мич 21-25 градуска көйләнеп куелган. Кыяк буйга үссен өчен, көнгә бер тапкыр компрессор ярдәмендә углекислый газ жибәрәбез, фотосинтез процессы шуның белән тизләнә. Төнгә 21 градуска калдырабыз. Уңыш алыр алдыннан яктылыкның спектрын үзгәртәбез, кыяк куе яшел төскә керә.


Гидропоника – су ярдәмендә эшләү дигәнне аңлата, ягъни үсемлекләрнең тамырлары суда утыра, анда бернинди кушылмалар да салынмый, шуның ярдәмендә экологик яктан чиста продукция үстереп алына.


Пенза, Липецк якларында булып, ул иң беренче чиратта әлеге җайланма белән таныша, танышып кына калмый, 1 ай практика да үтә, чөнки Татарстанда «Майский» ширкәтеннән башка җирдә гидропоникада әйбер үстерелми, бу ширкәттә дә аның бер яруслысы гына кулланыла икән, ә Руслан берничә яруслыда эшләү серләренә төшенергә тели. Сораша, кызыксына, белешә торгач, җайланманы эшләп бирүчеләрне дә таба, алар воронежлылар булып чыга. Ә суганнарны махсус химикатларсыз үстерүче В.И. Апаков крестьян-фермер  хуҗалыгыннан алып кайталар. Руслан кыяк өчен «выборка» дигәннәрен сатып ала.


Әлеге эштә Русланга ярдәм итүче кеше бар, ул аның сыйныфташы Айдар Әскаров. Егетләр икесе бергә сортына карап башта суганнарны аралыйлар, аннан 35 градуска кадәр җылытылган суда уяталар һәм модуль дип аталучы караңгы почмакта  2-3 көн тоталар да, стеллажларга штуклап утыртып чыгалар.


Киләчәктә Руслан укроп, петрушка, базилик үстерә башлауны да максат итеп куя.

 

Зәлия ХӘСӘНОВА


20
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Карадуган авылында яшәүче Сәгъдиева Нәгыймә Сәгъди кызына 20 декабрь көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International