Кышкы каникуллар- балаларның зарыгып көтеп алган яллары. Балалар ялларын чаңгы трассаларында, коньки мәйданчыкларында уйнап, төрле мәдәни чараларда күңел ачалар. Китапханәләрдә еш була балалар. 28 декабрькөнне Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Земфира җитәкчелегендә Балтач үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә белән танышканнан соң уку залында “Снежная викторина” исемле кышка багышланган викторинада катнашып көч сынаштылар. Ахырдан балалар китапханәсенә килә торган газета-журналлар, энциклопедияләр белән танышып белемнәрен арттырдылар.