Инвалидлар айлыгы кысаларында 2015 нче елның 9 декабрендә Балтач “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Куныр мәктәбе укучылары хәйрия концерты белән килделәр.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

     Инвалидлар  айлыгы кысаларында 2015 нче елның 9 декабрендә  Балтач  “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Куныр мәктәбе укучылары хәйрия концерты белән килделәр. Концертны Сафиулиллин Ризван “Әссәләмәгәләйкүм” җыры  белән башлап җибәрде. Шулай ук Аюпова Зөһрә, Михайлова Снежана һәм  Закирова Зөлфия башкаруындагы шаян татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләргә бик ошады. Баянда Сагитов Ринатның һәм гитарада Мусагитов Рәмисның уйнавын тамашачы тын да алмыйча күзәтте. Әлеге чараны оештыручы Гөлнур Габделбариевна шигырьләр, мәзәк сүзләр белән аралаштырып алып барды. 

     Йомгаклап, тернәкләнүче Габдулла Ситдиков үзе яраткан көйләрен баянда башкарды һәм концертта катнашучыларга тернәкләнүчеләр исеменнән  яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International