3 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 1 сыйныфта укучы китап укучылар белән “Исәнме, Китап!” исемле китапханәдә мәдәният сәгате үткәрелде. Без китап, китапханә, аның таләпләре турында сөйләштек. Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштык, шигырьләрен укыдык, яңа китаплардагы табышмаклар иленә сәяхәт ясадык, баланы игътибарлы булырга өйрәтү максатыннан “Хәрефне тап” дигән уен уйнадык. Бу чарада китап укучы нәниләребез өйрәнгән хәрефләрен үзләштерүдәге белемнәрен чарладылар, бик актив катнаштылар һәм мәдәният сәгатеннән күтәренке күңел белән таралыштылар.
Әни… Дөньяда иң кадерле, иң якын, иң сөйкемле кеше ул! Әни… Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем, әйтерсең, бөтен дөньяның сабырлыгын, акылын, төрле төсләрдәге матурлыгын, гүзәллеген җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, “Балам!” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә…
Әйе, кеше ничә генә яшьтә булмасын, үзенең әнисен хөрмәт хисләре белән искә ала. Әдәбиятыбызда да Ана образына кемнәр генә мөрәҗәгать итмәгән, Ана образын югары күтәрмәгән! Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Фәнис Яруллин ,Роберт Миңнуллин һәм башка бик күп әдипләр үзләренең иҗатларында әниләребезгә дан җырлыйлар.
Кили авыл китапханәсендә “ ӘНИ һәркемгә кирәк!” дип аталган бәйрәмебез телдән җурнал рәвешендә үткәрелде. Чарабызда Әниләр дә, балалар да катнашты. “Әни – ул балкыган нур, Әни – ул һәркемнән зур!”исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әниләребезгә игътибарлы, итагатьле булыйк, үзебезнең кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән аларны куандырып яшик. Әни-әтиләр алдында без мәңге бурычлы. «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан бик әһәмиятле бер нәсыйхәтне китерәсем килә. Бу китапны һәр гаиләдә булдырырга һәм өстәл китабы итәргә киңәш итәм. “Кешенең итагатьле булуы – күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр”.
28 ноябрь көнне Ушма авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Самая лучшая мама земли" дип исемләнгән концерт булып узды.
29нчы ноябрь көнне Чипья авыл мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән "Җырым - бүләгем" исемле концерт булып узды.
Әниләр көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
2016 нче елның 1 нче гыйнвареннан инвалидларның тернәкләндерү өчен техник җайланмалары һәм санаторияләргә путевкалары Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы социаль-иминиятләштерү Фондының региондагы булекчәсе аша биреләчәк.
Иске Көшкәт авылында яшәүче Туганашева Вера Трофимовнага 30 ноябрь көнне 90 яшь тулды.
28нче ноябрь көнне Әтнә авыл клубында әниләр көненә багышланган " Әнием-кадерлем" исемле зур бәйрәм концерты булып узды.
27 ноябрь көнне Нөнәгәр авыл мәдәният йортында "Күңелләрне юатырга гармуннар кирәк әле" исемләнгән тематик кичә узды.
Кичәдә җирлектәге гармунчылар, тальянчылар катнашты. (фоторепортаж)
25 ноябрь көнне ООО "Алга" күмәк хуҗалыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы бухгатерия хезмәткәрләренең семинары булып узды .
Балтач Мәдәният узәге автоклуб бригадасы әлеге чарада катнашу максатыннан концерт программасы әзерләде