Әни… Дөньяда иң кадерле, иң якын, иң сөйкемле кеше ул! Әни… Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем, әйтерсең, бөтен дөньяның сабырлыгын, акылын, төрле төсләрдәге матурлыгын, гүзәллеген җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, “Балам!” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә…
Әйе, кеше ничә генә яшьтә булмасын, үзенең әнисен хөрмәт хисләре белән искә ала. Әдәбиятыбызда да Ана образына кемнәр генә мөрәҗәгать итмәгән, Ана образын югары күтәрмәгән! Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Фәнис Яруллин ,Роберт Миңнуллин һәм башка бик күп әдипләр үзләренең иҗатларында әниләребезгә дан җырлыйлар.
Кили авыл китапханәсендә “ ӘНИ һәркемгә кирәк!” дип аталган бәйрәмебез телдән җурнал рәвешендә үткәрелде. Чарабызда Әниләр дә, балалар да катнашты. “Әни – ул балкыган нур, Әни – ул һәркемнән зур!”исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әниләребезгә игътибарлы, итагатьле булыйк, үзебезнең кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән аларны куандырып яшик. Әни-әтиләр алдында без мәңге бурычлы. «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан бик әһәмиятле бер нәсыйхәтне китерәсем килә. Бу китапны һәр гаиләдә булдырырга һәм өстәл китабы итәргә киңәш итәм. “Кешенең итагатьле булуы – күңеленең яхшылыгында. Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр”.