Туганашева Вера Трофимовнага 30 ноябрь көнне 90 яшь тулды.

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

  Иске Көшкәт авылында яшәүче Туганашева Вера Трофимовнага 30 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Яңгул авыл җирлегенең хәрби учет алып баручы белгече Чулпан Рамазанова, җаваплылыгы чикләнгән “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International