"Сихри әкият дөньясы" Китапханәдә мәдәният сәгате

2015 елның 5 декабре, шимбә

  5 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә өченче, дүртенче сыйныфта укучы китап укучылар белән "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында “Сихри әкият дөньясы” дигән исем астында мәдәният сәгате үтте. Без балалар өчен татар телендә әкият язучы шагыйрьләребез, язучыларыбызның, чит ил, рус язучыларының әкият китаплары белән таныштык, сихри әкият дөньясында йөздек. А. Алишның “Куян кызы”нда кунакта булдык. Уку тизлегебезне арттыру өчен әкиятне  кычкырып укыдык һәм үзебез дә сөйләм телебезне үстерү максатыннан  әкият яздык. Әкият язуыбыз уен формасында үтте. Аларга бер әкият китабы бирелде һәм алар күзләрен йомган килеш, теләсә кайсы сүзгә төртеп, шул сүз ярдәмендә җөмлә төзеделәр. Беренче уенчы төзегән җөмлә белән бәйләнешле икенче җөмлә төзелә... Шул рәвешле кызыклы гына әкият тә төзелде.

  Райондашыбыз Фәридә апа Шакированың балалар өчен язылган “Бирегез миңа түбәтәй” дигән китабы белән дә таныштык.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International