Районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы укулар дәвам итә. Бу атнада әлеге тренинглар Түнтәр, Арбор, Көшкәтбаш, Сәрдек укытучылары өчен булып узды. Түнтәр мәктәбе базасында мәгариф идарәсе методистлары – Ашрапова Римма, Хайруллина Рәмзия, Зигангирова Гөлшат укучыларда критик фикерләүне үстерү алымнары белән таныштырдылар.