ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә - 1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге тормышта мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк. 
 

26 февраль көнне, Салавыч авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә "Ягез әле егетләр, бирешмәгез әтиләр" дип исемләнгән уен - бәйге үткәрелде. Уенда "Катюша" һәм "Герой оныклары" командалары катнашты. Командалар үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Разведчиклар да, саперлар да булдылар. Уен - бәйгенең беренче өлеше китапханәдә,икенче өлеше спортзалда "Күңелле стартлар" белән дәвам итте. Бәйгедә "Катюша" командасы җиңү яулады.

Балтач гимназиясенең 2а сыйныф укучылары 27-28нче февраль көннәрендә Чаллы шәһәрендә "Сәхнә көзгесе" XI Төбәкара балалар милли театр фестивалендә катнашып кайтты. Алар Шамил Фәхретдиновның "Гаптери солдат маҗаралары" әсәрен сәхнәләштерделәр. Уңышлы чыгыш ясап, Гран-при оттылар!

Яшь артистларыбызны һәм театр түгәрәге җитәкчесе Алсу Хәкимҗанованы олы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. 
 

Казан шәһәрендә “Киләчәк йолдызлары” дигән ачык конкурс үтте. Әлеге чарада Балтач сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадырова “Өстәмә белем бирү учреждениясе” номинациясендә – икенче, укытучы Юлия Корбанова «Балачакка тугрылык» номинациясендә өченче урын яулады. Ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Элек-электән район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Кеше үз гомерендә әлеге бүлек хезмәткәрләренә тормышында үзгәрешләр булган саен мөрәҗәгать итә. Гаилә кору, балалар туу, паспорт алу, үлем яки аерылышу кебек күңелсез вакыйгаларда да ГХАТ бүлегенә барырга туры килә. Алар - мәгълүмат үзәге. 
 

23 февраль көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан китапханәче белән берлектә ир-егетләр арасында “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Уен 3 турдан торды. 1 турда кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, 2 турда хәрби хезмәттә булып кайткан яшь егетләр, ә 3турда хәрби хезмәткә барачак егетләр катнашты. Уен концерт номерлары белән үрелеп барды. Супер уенга Чехословакиядә хезмәт иткән Аухадиев Наил чыкты.

Татарстан республикасында 9-11 март көннәрендә авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре киләчәк. 

Башкарма комитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. 

Район җирлегендә яшәүче аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән 17 яшькә кадәр район социаль яклау бүлеге аша акчалата ярдәм алучы балаларга, яшүсмерләргә язгы каникул чорында сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек бар.
Балалар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар кайтты. 

Юллама Апас районында урнашкан "Свияга" сәламәтләндерү учреждениесенә бирелә. Дәвалану курсы 20 марттан башлана, 21 көн дәвам итә.

Балтач гимназиясе укучылары һөнәрләр серенә төшенү эшен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә гимназиясенең "Форпост" отряды активистлары белән 7нче сыйныф укучылары район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, биредәге музейда булдылар. Укучылар бу һөнәрне үзәштерү өчен кайда белем алырга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә төшенделәр...

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 21 февраль көнне районның 14 яше тулган бертөркем егет-кызларына паспорт тапшыру тантанасы булды. 

Әлеге бәйрәмнең патриотик зур көчкә ия булуын төшендереп, 8 яшүсмерне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга, шатлыкларны бүлешергә район җитәкчелегннән кунаклар да килгән иде. Кешене шәхес буларак раслаучы, аны Россия гражданины дип танучы бу документны яшүсмерләр район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин кулыннан алдылар. Ул укучыларга үзенең ихлас теләкләрен ирештерде: "Гражданин булу - ул Ватанны ярату, аңа тугрылыклы булу. Ул үзеңнең тормышыңны туган Илеңнең киләчәге өчен багышлау. Ил, Дәүләт һәм халык язмышы өчен борчылу да дигән сүз. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә авыр вакытларда да үз илең белән бергә булырга кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International