27 февраль көнне Шубан балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән Шубан авыл китапханәчесе «Спортландия» исемле күңелле эстафеталар үткәрде. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Күңелле эстафеталарда дуслык җиңде.
27 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында “В гостях у Пеппи Длинныйчулок” дигән әдәби кичә үткәрелде.
Чарага 17 укучы катнашты.
28 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның 110 еллыгы уңаеннан 6 сыйныф укучылары белән “Бәләкәч Карлсон” дигән темада аның китапларына күзәтү ясалды. Укучыларга “Астрид Линдгрен” дигән презентация күрсәтелде. Чарага 13 укучы катнашты.
Бүген - 2 март көнне Балтач гимназиясендә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева катнашында экология дәресе үтте.
Экологиягә караш елдан-ел арта. Кичә - Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов та мәктәпләрдә экология дәресләрендә катнашты. Бу чара киләчәктә республиканың барлык белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә дә чагылыш табачак.
Балтач районы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган 30га якын төзелеш программасында уңышлы катнашып, районыбызның үсешенә, җирле халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешеп килә. Кайсы гына тармакны алып карасак та, төзелеш һәм төзекләндерү, яңа объектларны сафка бастыру эшләре барды һәм әле дә дәвам итә.
Чаңгы спортына районыбызда караш үзгәрү, әкренләп республика ярышларында үзенең чагылышын таба башлады дип әйтәсе килә.
Кайсы гына ярышка бармасыннар, балаларыбыз җиңүләр белән кайта. Чираттагы җиңүебез Арчада булды. Заманында “Металл” җәмгыятен җитәкләгән Фәнил Гарәфиев истәлегенә узган традицион ярышларда безнекеләргә тиңнәр булмады. Команда беренчелеге һәм Кубок - бездә.
Иртәгә - 3нче март көнне Балтач мәдәният үзәгендә Бөрбаш авыл җирлеге үзешчәннәренең иҗат концертына көтәбез !!! Рәхим итегез!!!
28 февраль көнне Балтач районының удмурт халкы үзләренең “Кенеш” милли-мәдәни автономияләре оешуның 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Бу уңайдан район мәдәният үзәгендә кичен бәйрәм тананасы оештырылды.
Шулай ук 2016 – 2017 елгы иҗат сезонында удмурт сәнгать коллективлары арасында барган “Шулдыр жыт” (“Күңелле кич” – “Весёлый вечер”) район конкурсына йомгак та ясалды. Шуңа да бу көнне удмурт дусларыбыз түземсезләнеп көтеп алды.
Бүген Балтач гимназиясендә иртәнге сәгатьләрдә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева җитәкчелегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган мәктәп автобусларын мәктәпләргә кулланылышка бирү тантанасы булды.
Кичә - 1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге тормышта мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.