Балтач районы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган 30га якын төзелеш программасында уңышлы катнашып, районыбызның үсешенә, җирле халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешеп килә. Кайсы гына тармакны алып карасак та, төзелеш һәм төзекләндерү, яңа объектларны сафка бастыру эшләре барды һәм әле дә дәвам итә.
Инде быел чират район үзәк мәйданын төзекләндерү, заманча зәвык белән бизәү эше планлаштырыла. Мәгълүм булганча, бу уңайдан күптән түгел Балтач гимназиясе базасында район активы катнашында гомуми тыңлаулар да үткәрелде. Башкаладан кайткан белгечләр райондашларны яңа проектның эскизлары белән таныштырдылар, халык фикере белән кызыксындылар.
Шушы төзелеш буенча алга таба нинди яңалыклар көтә, бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен районның төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, баш архитектор Шамил Фәһим улы Борһановка мөрәҗәгать иттем.
- Шамил Фәһимович, бистә үзәген төзекләндерү буенча күп сүзләр йөри. Моңа ачыклык кертеп үтик әле. Бу нинди программа кысаларында тормышка ашырыла?
- 2017 ел - “Экология һәм җәмәгать урыннары елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, район үзәгендә халык өчен уңайлы шартлар булдыру,
җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, республика күләмендә район үзәкләрен төзекләндерү башкарыла. Безнең очракта Ленин урамының үзәк өлеше күздә тотыла.
- Бу проект, димәк, республика бюджетыннан финанслана?
- Әйе, быелгы төзелеш эше өчен республика бюджетыннан 16 млн. 570 мең сум акча бүленгән. Бу суммага сыешу өчен Балтач гимназиясендә узган гомуми тыңлаулардагы тәкъдимнәрне дә исәпкә алып, эскизларга үзгәрешләр кертелеп, эш проекты барлыкка киләчәк. Язга чыгуга бистә үзәгендә төзелешләр башланыр дип планлаштырыла. Бу эшләр Казанның “Град” оешмасы проекты буенча тормышка ашырыла. Генераль подрядчы оешма булып – “Татмелиорация”, башкаручы оешма булып – “Гарант+” (“Водстрой”) җәмгыятьләре тора. Иң беренче чиратта үзәк китапханә каршы төзекләндерелә башлый.
- Биредә нәрсәләр булачак?
- Үзәк китапханә яны киңәйтелеп, ял итеп утыру урыннары, утыргычлар, яктырткычлар, фонтан булачак һәм яшелләндерү эшләре башкарылачак. Бу проект буенча бистә үзәгендәге “Балтач” ял паркы белән үзәк мәйданны тоташтыру да күздә тотыла. Ягъни китапханә бинасы белән “Милли банк” арасындагы арадан аллея үтәчәк. Киләсе елларда да үзәк мәйданда төзекләндерү һәм матурлау эшләре дәвам итәчәк. Халык матурлыкны ярата ул, үзгәрешләргә тиз ияләшәчәк. Киләчәктә бистәбез үзәге шәһәрнекеннән ким булмаячак. Райондашларыбызны алга таба да яңалыклар белән таныштырып барырбыз.
- Әңгәмәгез өчен, рәхмәт Сезгә, Шамил Фәһимович. Уңышлар Сезгә!
Әңгәмәдәш – Ясминә Шәмсетдинова.