Балтачта удмуртларның “Кенеш” милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Балтач районының удмурт халкы үзләренең “Кенеш” милли-мәдәни автономияләре оешуның 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Бу уңайдан район мәдәният үзәгендә кичен бәйрәм тананасы оештырылды. 

Шулай ук 2016 – 2017 елгы иҗат сезонында удмурт сәнгать коллективлары арасында барган “Шулдыр жыт” (“Күңелле кич” – “Весёлый вечер”) район конкурсына йомгак та ясалды. Шуңа да бу көнне удмурт дусларыбыз түземсезләнеп көтеп алды. 

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, удмурт милләтеннән булган райондашларыбызның шатлыклары белән уртаклашырга һәм бәйрәмнәре белән тәбрикләргә бертөркем мәртәбәле кунаклар да кайткан иде. 
1. Вице-Президент Всеудмуртской ассоциации “Удмурт Кенеш” Алексей Васильевич Серебренников, 
2.Заместитель министра культуры и туризма Удмуртской Республики Пётр Павлович Данилов, 
3. Экс-президент Ассоциации национальнно-культурных организаций Республики Татарстан, председатель Правления национально-культурной автономии казахов Республики Татарстана Сагит Кодебаевич Джаксыбаев, 
4. Директор Дома “Дружбы народов” РТ Ирек Ильдусович Шарипов 
5. Председатель Правления национально-культурной автономии удмуртов РТ Андрей Сергеевич Герасимов, 
6. Главный специалист Республиканского центра развития традиционной культуры РТ Чекмарева Татьяна Сергеевна, 
7. Делегация Мари-Турекского района Республики Марий Эл, 
8. Делегация Кукморского района РТ, 
9. Представители администрации Балтасинского муниципального района, Главы сельских поселений, руководители организаций и учреждений района. 
10. Руководители национально-культурных автономий марийцев и кряшен Балтасинского района. 

Әлеге чараны истәлекле вакыйгаларга бай һәм җанлы итеп оештыруда районның “Кенеш” удмурт берләшмәсен 20 елдан артык җитәкләүче директоры Леонид Дмитриевич Сапожниковның өлеше зур булды. 
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бердәм, тырыш, үз гореф-гадәтләрен югалтмый саклап, киләчәк буынга җиткерә алучы удмурт халкын тәбрикләп, район үсешенә керткән фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International