Бүген Балтач гимназиясендә иртәнге сәгатьләрдә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева җитәкчелегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган мәктәп автобусларын мәктәпләргә кулланылышка бирү тантанасы булды.
Мәгълүм булганча, кичә - 1 март көнне Рөстәм Миңнеханов Балтачка 3 яңа мәктәп автобусы тапшырган иде. Бүген шул автобусларның ачкычлары Бөрбаш, Кече Лызи урта мәктәпләре һәм Карадуган гимназиясе директорларының кулларына бирелде.
ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин: "Автобуслар озак хезмәт итеп, ватылмыйча, имин йөрсеннәр - бу иң мөһиме! Яңа автобуслар бирелү балалар йөртүгә уңайлык булу белән бер рәттән, үз чиратында белем сыйфатын арттыруга да ирешсен иде", дип теләк-тәкъдимнәрен ирештерде.