Рөстәм Миңнеханов Балтачка 3 яңа мәктәп автобусы тапшырды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кичә - 1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге тормышта мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк. 

«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм мәктәп автобуслары балаларны зур мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде». 

Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51 машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде. 

«Без бу автобусларның маршрутларын да игътибар белән күзәтәбез. Һәм мин район җитәкчеләренә, мәгариф бүлеге башлыкларына мөрәҗәгать итәм – мәктәп автобусларын дөрес эксплуатацияләүне тәэмин итегез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, аерым ассызыклаганча, иң мөһиме – балалар иминлеге. 

Бу программма буенча Балтач районына 3 мәктәп автобусы бүленгән. Бездән тыш автобуслар республиканың 25 муниципаль районына бирелгән.

Чыганак: "Хезмәт" газетасы басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International