Ватанны саклардай яшь гражданнар арта

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 21 февраль көнне районның 14 яше тулган бертөркем егет-кызларына паспорт тапшыру тантанасы булды. 

Әлеге бәйрәмнең патриотик зур көчкә ия булуын төшендереп, 8 яшүсмерне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга, шатлыкларны бүлешергә район җитәкчелегннән кунаклар да килгән иде. Кешене шәхес буларак раслаучы, аны Россия гражданины дип танучы бу документны яшүсмерләр район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин кулыннан алдылар. Ул укучыларга үзенең ихлас теләкләрен ирештерде: "Гражданин булу - ул Ватанны ярату, аңа тугрылыклы булу. Ул үзеңнең тормышыңны туган Илеңнең киләчәге өчен багышлау. Ил, Дәүләт һәм халык язмышы өчен борчылу да дигән сүз. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә авыр вакытларда да үз илең белән бергә булырга кирәк. Сез, 
бүген "Ватанны саклаучылар көне" алдыннан паспортка ия буласыз. Бу бәйрәм зур мәгънәгә ия, ул хәрбиләрнеке генә түгел, үз Иленә хөрмәт белән караган, Ватанны саклаучы һәр кешенең бәйрәме. Кеше дәүләттән аерылгысыз, моны бер вакытта да исегездән чыгармагыз, шуңа күрә Россия гражданины дигән исемне лаеклы йөртегез!" диде. 

Россия гимны яңгыраганнан соң яшүсмерләргә тантаналы төстә паспорт тапшырылды. Шулай ук аларга бүләккә паспорт тышлыклары һәм «Семейные страницы» дип исемләнгән белешмә әсбап та бирелде. Истәлекле мизгелләрне тарихка теркәү өчен күмәкләп фотога төшү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International