Район эчке эшләр бүлегендә "Форпост" активистлары һәм укучылар өчен экскурсия булган.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Балтач гимназиясе укучылары һөнәрләр серенә төшенү эшен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә гимназиясенең "Форпост" отряды активистлары белән 7нче сыйныф укучылары район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, биредәге музейда булдылар. Укучылар бу һөнәрне үзәштерү өчен кайда белем алырга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә төшенделәр.

Әлеге чарада полиция майорлары А.З. Сибгатуллин, Ф.З. Фәсыйхов, полиция капитаны Л.Г. Нәҗипова, инспектор Р.Н. Хөснетдинова, "Форпост" үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.

Балтач гимназиясе укучылары район эчке эшләр бүлегендә үткәрелгән бу җанлы очрашу, кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар, экскурсия өчен биредә эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International