Балтач гимназиясенең 2а сыйныф укучылары 27-28нче февраль көннәрендә Чаллы шәһәрендә "Сәхнә көзгесе" XI Төбәкара балалар милли театр фестивалендә катнашып кайтты. Алар Шамил Фәхретдиновның "Гаптери солдат маҗаралары" әсәрен сәхнәләштерделәр. Уңышлы чыгыш ясап, Гран-при оттылар!
Яшь артистларыбызны һәм театр түгәрәге җитәкчесе Алсу Хәкимҗанованы олы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз.
Артистлар төркеме бу шимбәдә, ягъни 4 март көнне Питрәч районында уза торган "Иделкәем" конкурсында да катнашачак. Аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.