Район җирлегендә яшәүче аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән 17 яшькә кадәр район социаль яклау бүлеге аша акчалата ярдәм алучы балаларга, яшүсмерләргә язгы каникул чорында сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек бар.
Балалар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар кайтты.
Юллама Апас районында урнашкан "Свияга" сәламәтләндерү учреждениесенә бирелә. Дәвалану курсы 20 марттан башлана, 21 көн дәвам итә.
Әти-әниләр өстәмә мәгълүматлар алу өчен 2-57-75 телефонына шалтырата ала. Гаризалар өч көн алдан кабул ителә. Алдан ук участок табибы белән сөйләшү һәм аның рөхсәте кирәк.
Бушлай юлламалар ел дәвамында кайтып тора. Әти-әниләргә шифахәнәләрне сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Югарыда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып белешеп торулары кирәк.