ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 март  халыкара песиләр көне уңаеннан урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән "Ах уж эти кошки!"  викторинасы үткәрелде. Башта укучылар өйләрендәге песиләре, аларның исемнәре, токымнары, гадәтләре турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр. Китапханәче исә песиләр турындагы китаплар белән таныштырды.   Викторинадан соң үткәрелгән әңгәмәдә укучыларның песиләр хакында күп мәгълүматны истә калдырганнары ачыкланды.

 1 март көнне Борнак авыл  китапханәсендә швед  язучысы Астрид Линдгренның  110 еллыгына багышланган  “Әкияти  чынбарлык дөньясы” исемле китап күргәзмәсе ясалды.Республика күләмендә  акция була дип язылып куелды һәм 3- 4 сыйныф укучылары белән  “Малыш и Карлсон”исемле  китабын  кычкырып укылды һәм презентация күрсәтелде.Бу  язучының әсәрләре маҗаралар аша дуслык һәм мәхәббәт хакында,усаллык  белән көрәшергә өйрәтә.Барлыгы  11 укучы катнашты.

1 март көнне Куныр филиал № 12 китапханәсендә швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел булу уңаеннан балалар өчен кычкырып уку көне акциясе үткәрелде. Акциянең максаты үсеп килүче яшь буынга А. Линдгренны таныту, аның әсәрләренә мәхәббәт уяту. Бу көннедә акциядә катнашучы балалар китапханәдә әзерләнгән күргәзмә аша А. Линдгренның тормыш юлы, әсәрләре белән танышты. "Малыш и Карлсон" әсәреннән өзек укыдылар, мульфильмын карадылар. Көн азагында үзләренә күп мәгълүмат туплап, А. Линдгренның китапларын яздырып алып өйләренә таралдылар.

1 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә  “Астрид Линдгрен и её любимые герои” "Астрид һәм аның яраткан геройлары": к 110 – летию со дня рождения А. Линдгрен”  дип исемләнгән күренекле балалар швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан Республика күләм акциясе  узды.

  Максатыбыз: үсеп килүче яшь буынны швед балалар язучысы А. Линдгренның иҗаты белән таныштыру, чит ил язучылары иҗатларына укуда кызыксыну уяту, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, толерантлыкны тәрбияләү иде. Акция барышында язучының иҗаты белән таныштык, “Карлсон который живёт на крыше” исемле әкиятен кычкырып укыдык, сорауларга җаваплар эзләдек, мультфильмын карадык. . Акция балаларның актив катнашында үтте.

28 февраль көнне район Советы һәм башкарма комитетында, бюджет тармагында, мәгариф өлкәсендә муниципаль хезмәттә булган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары өчен район мәдәният үзәгендә укулар башланып китте. Әлеге укулар 44нче номерлы ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында")гы Федераль Закон кысаларындагы таләпләрнең үтәлешен тәэмин итүне, муниципаль заказларның үтә күренмәлелеге, бюджет акчаларының нәтиҗәлелеге, коррупцион рисклар булдармауны максат итеп куя

1 март көнне Пыжмара авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел уңаеннан "Астрид Линдгрен и её любимые герои" Республикакүләм кычкырып уку акциясе узды. Акциядә 9 укучы катнашты (4-5 сыйныф). Укучылар "Книги Линдгрен-праздник детства" исемле китап күргәзмәсе, язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аларга "Малыш и Карлсон" әкияте кычкырып укылды.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

1нче мартта Смәел авыл китапханәсе тарафыннан, 1-4 сыйныф укучылары катнаштында, Астрид Линдгренның хикәяләрен кычкырып уку оештырылды.Балаларга китап уку белән беррәттән балалар язучысының иҗат һәм тормыш юлын яктырткан буклет эшләнеп тәкъдим ителде.

1 март көнне “Астрид Линдгрен и ёё любимые герои” акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсендә акция булып узды. Акциядә Балтач мәктәбеннән 2В,2Г сыйныфы (укытучылары Замалиева.Л.М һәм Габдуллина Л.Н) килде. Укучылар язучының китаплары белән таныштылар, аның әсәрләре буенча викторинада катнаштылар. Ә сорауларны балаларга Карлсон үзе алып килде. Укучылар әкият герое белән бик яратып аралаштылар.

Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 28 февраль көнне Муса Җәлил премиясе лауреатлары Җәмилә апа Сибгатуллина һәм Халит абый Шиһаповлар белән очрашу үткәрелде.

Арбор авыл китапханәсендә балалар өчен кызыклы,мавыктыргыч әсәрләр авторы,швед язучысы Астрид Лингренның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган   "Балачакның кояшлы язучысы" исемле күргәзмә эшләнелде. Республика күләмендә үткәрелгән акция кысаларында язучының "Пеппи-озын оек" әсәреннән өзек укылды өлешчә киносы күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International