1 март көнне Куныр филиал № 12 китапханәсендә швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел булу уңаеннан балалар өчен кычкырып уку көне акциясе үткәрелде. Акциянең максаты үсеп килүче яшь буынга А. Линдгренны таныту, аның әсәрләренә мәхәббәт уяту. Бу көннедә акциядә катнашучы балалар китапханәдә әзерләнгән күргәзмә аша А. Линдгренның тормыш юлы, әсәрләре белән танышты. "Малыш и Карлсон" әсәреннән өзек укыдылар, мульфильмын карадылар. Көн азагында үзләренә күп мәгълүмат туплап, А. Линдгренның китапларын яздырып алып өйләренә таралдылар.