Булдыра егетләребез! Кая гына бармасыннар, шаккатырып кайталар. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә милли көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды.
15-16 яшьлекләр арасында бил алышып, Яңгул мәктәбеннән Руфил Хәбибуллин Россия чемпионы булып танылды. Егетебез Мәскәүдә махсус ясалган алтын медаль, 10 мең акчалата бүләккә лаек булды.
Нурзада Сәмигуллин
Балтач урта мәктәбенә килүчеләр белән әллә ни аптыратып булмый. Әмма 16 март, чәршәмбе көнне килгәннәре кунаклар да, аларныӊ максатлары да үзгә дә, үзенчәлекле иде.
Шушы мәктәптә укыган, шушында хезмәт юлын укытучы булып башлаган данлыклы шәхеснеӊ гаиләсе, туганнары татар халкыныӊ данлыклы улы, археолог, тарихчы, язучы Равил Фәхретдиновныӊ 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен бергә җыйналган иде. Чара мәктәпнеӊ актлар залында, күпсанлы укучылар катнашында олы шәхеснеӊ тормыш юлын барлаудан башланып китте. Алып баручы, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлнар Илдаровна сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка бирде.
Балтач район юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Мәгъсүм улы Ильясовка бер-ничә соау белән мөрәҗәгать иттек.
– Чагыштырмача карлы, буранлы кышта да сезнең җаваплылыкта булган юлларны тәртиптә тота алдыгыз, бу яктан проблемалар булмады шикелле. Үзегезгә халыктан зар-моңнар килмәдеме?
Янәшәбездә еш кына күзе күреп тә, дөнья матурлыгын күрмәгән, колагы ишетеп тә якыннарының җан авазын ишетмәгәннәрне очратырга туры килә. Ә менә күрү сәләтеннән өлешчә яки бөтенләй мәхрүм булганнар, ишетмәүчеләр, сау-сәламәт кешегә караганда күпкә игътибарлы, тормыш өчен яраклаша торган була.
Бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре еш кына тәрбиячеләргә: “Минем улым (кызым) эшчәнлекләрдә ничек катнаша? Сораган вакытта җавап бирәме?” кебек сораулар бирә. Кызыксынулары урынлы да. Чөнки баланың үсешен күзәтү алар өчен әйтеп бетергез бәхет һәм шатлык.
Ел саен бистәнең 5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре ачык ишекләр көнен көтеп алалар. Чөнки бу көнне алар якыннан белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алалар. Узып баручы уку елында традицион чара 16-17 март көннәрендә уздырылды. Бу көнне әти-әниләр өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән танышып, баласының үз-үзен тотышын, сәләтен, мөмкинлеген, үсеш дәрәҗәсен күзәтә алды. Кайбер әти-әниләрнең бакчага парлашып та килүләре ачык чараның мөһим һәм кирәк булуын да ассызыклый.
Ор авыл клубының "ООРS" бию төркеме кызлары Малмыж шәһәрендә узган 6 нчы төбәкара "Нократ моңнары" фестивалендә катнашып, 3 урынны алдылар. Авыл клубы өчен 47 чыгыш арасыннан 3 урынны алу бик зур уңыш ул. Аларның бу фестивальдә һәр ел саен катнашып,призлы урыннар яулап киләләр. Мәсәлән, былтыр да сынатмадылар - бию һәм җыр номинацияләрендә өченче урынны алганнар иде.
Авыл клубының уңышлары өчен биюче кызларга һәм аларның җтәкчеләре Фәнзия Зиннуровнага "Афәрин!" диюдән башка сүз юк!
Барлык илләрдә 21 нче март Даун синдромлы кешеләр көне буларак билгеләп үтелә.
2017-нче елның 21 мартында “Наз”үзәге социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Гульшат Сәләхова тарафыннан Чепья урта мәктәбендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән шөгыйль үткәрелде.
«Социаль туризм» программасы кысаларында агымдагы елның 21 нче мартында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр “Кукмараның туган як музеена” экскурсиягә бардылар.
21 нче март көнне ел саен бар җирдә Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә.