ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

24нче мартта Смәел авыл китапханәсендә татар милли ашларына багышланган  "Тәмле җыен"кичәсе үткәрелде.Кичә кунаклары "Милләт күрке-милли табын" китап күргәзмәсе белән танышканнан соң конкурсларда катнаштылар, милли ризыкларыбыз белән чәй эчтеләр.

Смәел авыл китапханәсендә өлкән китап укучылар өчен"Милләт-күрке милли тел"дип исемләнгән кичә уздырылды.Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.Кичә кунаклары  авылыбыз шагыйре Фоварис Галиев чыгышын тыңладылар,татар халык җырларына клиплар карадылар, караоке җырладылар.

Балаларның язгы каникул вакытында, балаларга табигатькә сак караш тәрбияләү, табигатькә багышланган әдәбият укуга этәргеч ясау максатыннан, 24 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  Россиядә һәм Татарстаныбызда Экология елы уңаеннан  “Табигать белән дуслашыйк” исемле экологик уен узды. Китап укучыларыбыз  “Үсемлекне таны”, “Кайсысы артык”, “Экологик әкиятләр”,”Гөмбәләр аланында” диелгән турларда көч сынаштылар. Уен барышында балалар табигатькә багышланган табышмак, әкиятләр белүдә зирәклекләрен тикшерделәр, гөмбәле аланлыкта ашарга яраклы гөмбәләр “җыйдылар”. Чарабыз интернеттан алынган табигатьне саклауга багышланган мултьфильмнар карау белән төгәлләнде.

Чепья  авылының хөрмәтле кешесе, бөтен республикабызга билгеле  шәхес  Гарифҗан Галиевичның  шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее. Без,  авылның китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Халыклар дуслыгы" музеен оештырган һәм бүгенге көнгә кадәр шул музейны җитәкләүче  Гарифҗан аганы күркәм бәйрәме белән котлап, яңа экспозицияләр белән танышып кунак булып чыктык. Бәйрәмегез белән, Гарифҗан Галиевич, без Сезнең белән горурланабыз, Сезнең олы хезмәтегез алдында баш иябез!


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

23 март көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен «Без спорт яратабыз» дигән физик күнегүләр үткәрделәр. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик чараларны үткәрүне дәвам итүне сорадылар.

 

Китапханәченең төп бурычы-кызыклы, сурәтле, тәрбияви һәм акыл тупларга ярдәм итүче китаплар белән яшь китап сөючеләребезне тәэмин итү.  Көек китапханәсен яшь буын аеруча да үз итә! Каникуллар дәвам итә, ә без үз чиратыбызда, нәни дусларыбызны яңа кайткан, төсле китаплар белән таныштырабыз. Аеруча да охшаганнарын алар өйләренә алып кайтып иркенләп укырга уйладылар!

Табигать яшәрә,матурлана,ә шуның белән бергә яшеренеп яткан көзлектән, кыш буе җир өстен ямьсезләп торган “зур байлыкларыбыз”-чүпләр дә калкып чыга акрынлап! Бу тарафтан, 21 март көнне Көек авылы китапханәсендә 4-5 сыйныф укучылары белән берлектә “Без булмаса-кем?!” исеме астында әңгәмә үткәрдек. Биредә төп максат 2017 ел-экология елы буларак бу турыда сөйләшү, алай гына да түгел, экологиябезне пычратуга алып баручы факторларны ачыклау. Әгәр, яшь буын үзенең әйләнә-тирәсе турында уйланмаса-кем саклар тирә мохитне, кем киләчәкне кайгыртыр? Балалар бик күп мисаллар китерде һәм эко-коллаж ясап күңелләрен борчыган сурәтләрне ябыштырды. Әлеге карта эклогия лына багышлан почмагыбызны баетып җибәрде.  Шулай ук, эология темасы яктыртылган китапларны, алардагы әсәрләрне дә күтәреп фикерләр тупладык.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нчы елның 22 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач муниципаль  районының Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре  хәйрия концерты  күрсәттеләр.

 

 

  1.  көнне Пыжмара авыл җирлегендә “Кыш озату” булды.

Программада:    Коймак белән чәй;

Кызыклы уеннар:

  • Итекле чаңгыда ярышу;
  • Аякларны бәйләп ярышу;
  • Балаларны чанага утыртып ярышу;
  • Әйбер кисү;
  • Кәрзингә туп кертү;
  • Аркан тарту;
  • Пыжмара авыл җирлегендә яшәүчеләрдән тупланган 5 команда арасында волейбол ярышы.

Бүген мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланып китте.

Әлеге вакыт аралагында район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, профилактик чаралар оештырылачак. Шулай ук юл патруль хезмәте тарафыннан юллардагы машиналар тизлеге ныклы контрольгә алына, транспорт чараларында балаларны утыртып йөрү өчен җайланмаларның булу-булмавы да тикшереләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, онытмагыз 12 яшькә кадәрге балаларны бары автокреслоларда, ә 12 яшьтән өлкәнрәкләрне куркынычсызлык каешы белән генә йөртү рөхсәт ителә.
Балалар иминлегенә битараф булмагыз, балалар киемендәге яктылык кайтаргыч элементларның булуы мөһим. Аларны кулланмаган очракта җәяүлеләр 500 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.


Рафил Шәймөхәммәтов
район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International