Агымдагы елның 28 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр.
Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә Октябрьнең 100 еллыгы уңаеннан "Хәтер -мәңгелек" дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Кыскача гына тарих битләренә күз салып, Балтач җирлегендә революцияне ничек кабул иткәннәр, әйдаманнары кем булган- ял итүчеләргә шулар хакында мәгълүмат бирелде. "Время уходит, но с нами остаётся память" исемле күргәзмәдә китаплар белән берр әттән совет чорындагы значоклар да куелган иде. Күргәзмәгә күзәтү ясалганнан соң фикер алышу үткәрелде.
2017-нче елның 28 мартында “Наз”үзәге социаль педагоглары Гульшат Салахова һәм Наталья Закирова тарафыннан Кече Лызи урта мәктәбендә “Бездә сәламәт яшәү рәвеше! Кушылыгыз.” диген флешмоб узды.
24 март көнне Борнак авыл китапханәсе “Хезмәтем һәм җыр-моңнарым,Балтачым сиңа багышлана” исемле концертта һәм китапханәдә оештырылган “Туган як тарихы музее” экспонатлары, кул эшләре белән күргәзмәдә катнашты.
Хезмәткәрләрнeң сәламәтлеген кайгырту максатыннан. “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре эш көнен иртәнге зарядкадан башлыйлар. Яхшы кәеф белән башланган эш көне уңышлы уза.
24 март көнне “Наз ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Бөтендөнья туберкулезга көрәш” акциясе кысаларында өйгә барып социаль хезмәткәре Алсу Сәләхова лекция укыды. Әлеге авыруның билгеләре һәм кучү юллары белән таныштырып утте.
Бөрбаш китапханә филиалында 24 март көнне ясле-бакча балалары белән "Мин гаиләмне ясыйм" исемле рәсем бәйгесе үтте.
2017 елның 24нче мартында социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
24нче мартта Смәел авыл китапханәсендә татар милли ашларына багышланган "Тәмле җыен"кичәсе үткәрелде.Кичә кунаклары "Милләт күрке-милли табын" китап күргәзмәсе белән танышканнан соң конкурсларда катнаштылар, милли ризыкларыбыз белән чәй эчтеләр.
Смәел авыл китапханәсендә өлкән китап укучылар өчен"Милләт-күрке милли тел"дип исемләнгән кичә уздырылды.Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.Кичә кунаклары авылыбыз шагыйре Фоварис Галиев чыгышын тыңладылар,татар халык җырларына клиплар карадылар, караоке җырладылар.