Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә Октябрьнең 100 еллыгы уңаеннан "Хәтер -мәңгелек" дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Кыскача гына тарих битләренә күз салып, Балтач җирлегендә революцияне ничек кабул иткәннәр, әйдаманнары кем булган- ял итүчеләргә шулар хакында мәгълүмат бирелде. "Время уходит, но с нами остаётся память" исемле күргәзмәдә китаплар белән берр әттән совет чорындагы значоклар да куелган иде. Күргәзмәгә күзәтү ясалганнан соң фикер алышу үткәрелде.