Узган ел талпаннар 15 апрельдә “уянган” булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан.
Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге хәбәр итә.
Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.
Районыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр тапшыру чаралары башланып китте.
Иң беренчеләрдән булып Яңгул авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары һәм хезмәт ветераннары котланды.
22 апрельдән оча торган киек кошларга ау башланды. Ау сезоны вакыты 10 календарь көн (22 апрельдән 1 майны кертеп) дәвам итәчәк.
Аучыларга сезон ачылу - аларга административ хокук бозарга ярый дигән сүз түгел!
Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да узган Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, I урын яуладылар. Афәрин!!!
22 апрель көнне Казанның “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды булды.
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган иде.
Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар.
Район мәдәният үзәгендә 2016-2017нче уку елында балалар өчен түгәрәкләр эшләде. Районыбызның, бигрәк тә, бистәдә яшәүче сәләтле балалары өчен күптән көтелгән бәхет һәм зур мөмкинлек булды ул. Җыр-моңга, бию сәнгатенә, нәфис сүзгә осталыгы булган балаларның таланталарын ачуда Рәйфә Рамазанова, Галия Йосыпова, Айсылу Асадуллина һәм Эльвира Һадиева җитәкчелегендә төрле яшь балалар өчен түгәрәкләр эшли.
Ярдәмгә ашыгучы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре хәзер өр-яңа “Ашыгыч ярдәм” машинасында йөриячәк.
Иң куанычлысы шул, алар заманча җиһазландырылган, димәк, ярдәмне дә тулы куәтендә күсәтү мөмкинлеге тудырылган. Машина ачкычларын кичә Казан Ратушасы каршында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев та катнашты.
Балалар кул хезмәтенә өйрәнми үсә, дип зарланырга яратабыз. Кул арасына керә башлагач та, тизрәк үзебез эшләп кую теләге белән баланы читкә этәрәбез.
Мәктәпләрдә дә элеккеге кебек хезмәт дәресләрендә укучыларга хезмәт серләре төшендерелми, дип чаң сугабыз. Барысын да заманага сылтап, бик ялгышабыз. Бернәрсә дә үзгәрмәде, бары үзебез генә үзгәргәнне аңларга теләмибез. Теләге булганнар баласын кече яшьтән кул арасына да кертә, мәктәпләрдә дә балалар төрле хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, аның өстенә теләге булганнар өчен төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге дә бар.
21 апрель көнне кичен районыбыз мәдәнияте тарихында алтын хәрефләр белән язып калынырлык үзенчәлекле көн булды. 4 ай дәвамында авыл җирлекләре арасында барган "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән үзешчән сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды. Район мәдәният үзәгендә Гала-концертның II өлеше белән әлеге фоторепортажда таныша аласыз. https://vk.com/album-122979932_243342176