ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Көек авылы китапханәчесе Зилә Ильязова (Нургалиева) районыбызның күренекле шагыйрәсе, журналисты, китаплар авторы, күпкырлы каләм иясе Фәридә ханым Шакирова белән очрашу оештырган. Фәридә ханым Көек авылы халкына үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән, иҗат юлы һәм китаплары белән таныштырган. Очрашуга килгән балаларга "Бирегез миңа түбәтәй!" дип исемләнгән яңа шигырьләр китабы аеруча да ошаган.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Балтач шәһәр җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бүләкләр тапшырылды. Бу җирлектә андый 27 ханым гомер итә. Әлеге игелекле гамәлне Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов башкарды. Ул бистәдә, Курмала һәм Көек авылларында гомер итүче ветераннарның өйләрендә булды, хәллләрен белеште , якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

18-21 апрель көннәрендә Казанда  татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада үткәрелде.

21 нче апрель көнне исә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы уздырылды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.

 

Барыбыз да белә: соңгы елларда бер генә сынамыш та, синоптикларның бер генә фаразы да туры килми – табигать үз кануннары, үз капризлары белән яши һәм, әйтерсең, безгә өстенлеген күрсәтергә тели. 

Бөек Җүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә. Бүгенге көндә районда 19 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими... 
24 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, районның социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева белән берлектә Карадуган һәм Кече Лызи авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарның өйләрендә булып кайттылар. 

Георгий тасмасы Георгий Ордены белән бергә 1769 елда барлыкка килә. 
СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1943 елның 8 ноябрендә тасма Дан Орденының бер өлешенә әйләнә. Шул сәбәпле Бөек Ватан сугышында катнашканнарның истәлегенә багышлап 9 майга кадәр туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк. 

Җиңү бәйрәме алдыннан Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән әби-бабайлар хөрмәтенә Георгий тасмасы тагып, ул көннең мөһимлеген йөрәк түрләребездә йөртергә бурычлы.

21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең Балтачның 2нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы да бар. 

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына: 
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико-социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла. 
- Балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. Киләсе комиссия утырышы 2017нче елың 17нче августында узачак. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китерү сорала. 
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була. 

Пыжмара мәдәният йортында «Бердәм булу, хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» дип исемләнгән фольклор коллективларының район смотр бәйгесе булып узды. Пыжмара авыл җирлегеннән Сәрдек, Пыжмара фольклор коллективлары “Исем кушу”, “Кыз урлау” күренешләре белән уңышлы чыгыш ясады. Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган бәйге бик эчтәлекле һәм күңелле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International