ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 26 нчы апрелендә  кешелек тарихында Чернобыль  атом  электростанциясендә килеп чыккан  техноген шартлау фаҗигасына 31 ел була. 

20 апрель көнне Яңгул китапханәчеләре” Күңелләргә нур сибәсең-китап “баш астында ,китапка карата кичә үткәрделәр.Кичәнең максаты :китап укучыларны яңа китаплар белән таныштырып,   китап төшенчәсен тирәнтен аңлатаып,китапка карашларын үзгәртеп,китапханәгә йөрешне артыру ,китиапка мәхәббәт тәрбияләү иде.Кичәне үткәреп без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.

 

25 апрель көнне Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее директоры Зыятдинова Ф.М. тәҗрибә уртаклашу максатыннан Сарман районының "Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү" музеенда булып кайтты.

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин бүген - 25 апрель көнне Балтач шәһәр җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Дәһшәтле сугыш елларын кичереп, Бөек Җиңү язын якынайтуда зур өлешләрен керткән, утлар-сулар кичкән ветераннарга чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм белән тәбрикләп, 9 май көнне район үзәгендә оештырылачак чарага чакырды. 

Районда тулы көченә кыр эшләренә әзерлек бара. Инде арада уңым кырларын ткландыру эшенә керешеп тә киттеләр. Бу очракта һәр техниканың да төзек булуы шарт. Шуңа да хуҗалык белгечләренең техникалар яңарту, булганнарын төзекләндереп сафка бастырганнары имин генә эшләсә ярар иде, дип янып йөргән көннәре. 

29 апрель - шимбә көнне районыбыз җирлегендә "Язгы чисталык икеайлыгы" һәм "Язгы игелекле эшләр атнасы", "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында зур өмә оештыру күздә тотыла. 

Оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары тырышлыгы белән "Сабантуй" паркын тәртипкә китерү, чистарту эшләре планлаштырыла.

28 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итәчәк. Югары Субаш авылы җирлегенә бару, Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салу булачак һәм район мәдәният үзәгендә «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәреләчәк.

Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Ранис Вафин Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бүләкләр өләште.

Хәтер — ул безнең тарихыбыз. Сугыш тарихы кан белән язылган булса да, еллар үткән саен без аны тынычрак кабул итәбез, дәһшәтле сугыш еллары безнең өчен фактлар гына булып тора. Шулай да әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан ветераннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. 

Соңгы көннәрдә Балтач зиратында карт агач, куакларны кисү, чистарту, тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. "Чисталык ике айлыгы" дәвамында зират территориясе тәртипкә салыначак. 

Әлеге эшләр Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырыла. "Үләгәннәрнең - каберен, исәннәрнең - кадерен бел!" дигән гыйбарә еллар үтсә дә, актуальлеген югалтмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International