ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырылды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә.

Хәзер көннәр озыная бара, караңгы соң төшә. Шушыларны һәм һава торышы әйбәт торуын исәпкә алып, энергия чыгымнарын экономияләү максатыннан, район башлыгы тарафыннан Балтачта һәм 17 авыл җирлегендә урамнарда багана утларын кичке сәгать 20.00дә генә яндырырга дигән күрсәтмә бирелде. Әлеге күрсәтмә барлык җирлекләргә дә бердәй кагыла.

26 нчы апрель көнне Алан авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына131 ел уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә!" исемле кичә уздырылды. 

26 апрель көнне “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова “Волонтер” үзәгенең яшь активистлары белән берлектә “Балалар атом коралына каршы” дип исемләнгән мәгълүмәт акциясе уздырдылар.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Тукай –сүнмәс йолдыз” исемле әдәби кичә 1-4 сыйныф укучыларына үткәрелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар һәм презентация карадылар.

 

24 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Туган як,туган авыл” исемле обзор зурлар белән үткәрелде.Туган якка,туган авылга карата мәхәббәт,ярату хисләре тәрбияләү максатыннан күзәтү ясалды.

Тукай иҗаты җиһанга ямь,яктылык, яшәү көче бөркеп,күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. 25 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә,халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап, "Гаҗәеп Тукай  язы" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Укучылар Тукайның иҗатына,тормыш юлына багышланган   "Без Тукай оныклары" исемле КВН да көч сынаштылар.Чарада  Тукайның җырлары,шигырьләре укучылар тарафыннан яңгырады.

               

                                                           

                       27 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә 18 сәг.тә “Библиотөн- 2017” (Библионочь) үткәрелә.

                                                                     Программада:

18.00 – 18.30“Йөрәктән – йөрәккә” - флешмоб  (миһербанлылык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар зурланган  әсәрләр уку)  - фойе, 2 этаж

18.30 -19.00  - “Матурлык дөньяны коткарыр, күңелләрне нечкәртер” – кул эшләре мастер-классы

19.00 -19.20 – “Шифа, сихәт бирсен чәйләребез” – дару үләннәре, кипкән җиләк-җимештән чәй фуршеты

19.20 – 19.40 – “Яңа юллар табып китап керә күңелләргә”    -  буктрейлер белән таныштыру

19.40 – 20.30 – “Җирдә кала эзләр...” – эко-батл-эко-бәйге

20.30-21.15 – “Капка” фильмын карау     

 

 

 

 

Бөек шагыйребез  Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган  район нәфис сүз  конкурсында Чепья урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы Рахматуллина Әдинә үз яшьтәшләре арасында 2 урынны яулады. Нәкъ  Тукай туган көнне Әдинәгә китапханәдә мактау кәгазе тапшырылды. Балалар китапханәсенең актив китап укучысын  уңышы белән котлап, җиңүле бәйгеләренең еш кабатланып торуын телибез.

Апрель ае-шигьрият вакыты. Күңелләргә сихри нур салучы, үзәкләргә үтеп керердәй моң һәм яшәеш чоры. Шул уңайдан, 25 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә әле күптән түгел генә үзенең олуг юбилеен билгеләп үткән күренекле шәхесебез, районыбыз язучылары күгендә үзенең иҗаты белән сүнмәс-сүрелмәс якты йолдызыбыз булган Фәридә апа Шакирова белән очрашу кичәсе үткәрдек. Фәридә апа үзе кабатланмас шәхес, аның иҗаты күбебез өчен үрнәк, тормышның иң төпкеленнән, ачысын да төчесен дә күргән кеше буларак, Көек авылы китап сөючеләренә үзенең тиңсез иҗатын җиткерде. Үз чоры кешеләре белән хатирәләрен яңартты, укучы балалар тарафыннан шигырьләрен тыңлап хозурландык. Гомумән, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барган әлеге чара бик җанлы үтте. Фикер алышулар белән бергә үрелеп барган бу кичә һәр килгән кешегә дә рухи хәзинә булып күңелләренә урнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International