26 апрель көнне “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова “Волонтер” үзәгенең яшь активистлары белән берлектә “Балалар атом коралына каршы” дип исемләнгән мәгълүмәт акциясе уздырдылар. Алар Балтач бистәсенең урамнарында, оешмаларында мәгълүмәт флаерлар тараттылар, тыныч тормышка чакырдылар.