Апрель ае-шигьрият вакыты. Күңелләргә сихри нур салучы, үзәкләргә үтеп керердәй моң һәм яшәеш чоры. Шул уңайдан, 25 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә әле күптән түгел генә үзенең олуг юбилеен билгеләп үткән күренекле шәхесебез, районыбыз язучылары күгендә үзенең иҗаты белән сүнмәс-сүрелмәс якты йолдызыбыз булган Фәридә апа Шакирова белән очрашу кичәсе үткәрдек. Фәридә апа үзе кабатланмас шәхес, аның иҗаты күбебез өчен үрнәк, тормышның иң төпкеленнән, ачысын да төчесен дә күргән кеше буларак, Көек авылы китап сөючеләренә үзенең тиңсез иҗатын җиткерде. Үз чоры кешеләре белән хатирәләрен яңартты, укучы балалар тарафыннан шигырьләрен тыңлап хозурландык. Гомумән, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барган әлеге чара бик җанлы үтте. Фикер алышулар белән бергә үрелеп барган бу кичә һәр килгән кешегә дә рухи хәзинә булып күңелләренә урнашты.