Район башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды.

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин бүген - 25 апрель көнне Балтач шәһәр җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Дәһшәтле сугыш елларын кичереп, Бөек Җиңү язын якынайтуда зур өлешләрен керткән, утлар-сулар кичкән ветераннарга чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм белән тәбрикләп, 9 май көнне район үзәгендә оештырылачак чарага чакырды. 

Район башлыгы белән шулай ук әлеге тантаналы, истәлекле вакыйганың шаһитләре буларак, район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов та катнашты.

Статистика. Бүгенге көндә Балтач шәһәр җирлегендә: 

- 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә: Хәбибрахманов Фәтхрахман Хәбибрахманович (1925 елгы), Хамбалов Барый Хамбалович (1923 елгы), Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмуллович (1930 елгы), Хәсбиуллин Мансур Хисматович (1925 елгы), Әхмәдуллин Габделхәй Әхмәдуллович (1924 елгы), Исхаков Әгъләм Нигъмәтович (1926 елгы); 
- 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары;
- 67 тыл ветераны яши.

https://vk.com/album-122979932_243429255

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International