"Игенче" сатып алган, "Дуслык" үзе ясаган...

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Районда тулы көченә кыр эшләренә әзерлек бара. Инде арада уңым кырларын ткландыру эшенә керешеп тә киттеләр. Бу очракта һәр техниканың да төзек булуы шарт. Шуңа да хуҗалык белгечләренең техникалар яңарту, булганнарын төзекләндереп сафка бастырганнары имин генә эшләсә ярар иде, дип янып йөргән көннәре. 

Техникаларны яңарту мәсьәләсендә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт тарафыннан ярдәм буларак, төрле субсидияләр һәм программалар гамәлдә. Безнең район хуҗалыклары да алардан файдаланып килә, тик җитәрлек күләмдә генә түгел, активлык җитеп бетми, дип искәртә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. 

Шушы көннәрдә генә "Игенче" өр-яңа К-700 тракторы алып кайтты. Егәрлеге көчле булган мондый куәтле трактор бу хуҗалыкта берәү бар иде инде, монысы икенчесе. "Игенче" хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов әлеге гамәле белән зур чыгымнар тотып, киләчәкне кайгыртып йөрүче җитәкче буларак бәяләнә. 

Шул ук вакытта "Дуслык" хуҗалыгы зур суммадагы чыгымнарны янда калдыру ягын уйлап тапкан, яңа төр техниканы үзе "иҗат иткән". Икедән берне ясаганнар анда. Иске ВАЗ машинасын үзйөрешле чәчкеч итеп көйләгәннәр. Эш барышында сынап карарга да өлгергәннәр инде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International