Чернобыль фаҗигасы

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 нче елның 26 нчы апрелендә  кешелек тарихында Чернобыль  атом  электростанциясендә килеп чыккан  техноген шартлау фаҗигасына 31 ел була. Бу вакыйганы искә алып “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре тернәкләнүчеләр белән “31 ел элек Чернобыльдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Әлеге чарада  шартлауның ни өчен килеп чыгуы һәм аның турында булган яңалыкларны халыктан яшерү хакында суз барды. Алда бу фаҗиганың барлык тереклек сәламәтлегенә коточкыч зыяны һәм тирә- якта урнашкан шәһәрләргә зарары турында фильм күрсәтелде. Чара ахырында бүлекчә хезмәткәрләре тернәкләнүчеләргә радиактив калдыклардан саклану кагыйдәләрен аңлатып үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International