ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 15 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.

 

Район хуҗалыкларында исәптә  5335 берәмлек тырма, 225 берәмлек чәчкеч, 291 берәмлек культиватор, 281 берәмлек каток һәм башка төр агрегатлар бар. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә район буенча тырма - 91 %; чәчкечләр - 61 %; культиваторлар - 84% һәм 51% катоклар  ремонтланды, куелган график буенча ремонт эшләрен алып баралар. Районның хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын - 10 майга кадәр, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле, ә чөгендер һәм бәрәңге алу машиналарын 1 августка кадәр  әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.​

8-17 гыйнвар аралыгында математика, физика, инглиз теле, химия фәннәре буенча авыл районнары арасында “Путь к Олимпу” Республика олимпиадасы булып узды. Бу төр олимпиадада районнан барлыгы 21 укучы катнашты, 7 призлы урын яуладылар.

22 гыйнвар көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предриятиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлары   «Сорнай» хуҗалыгы  базасында урнашкан машина-трактор паркына семинар-киңәшмәгә җыелды. Әлеге семинар 2017  елда “Сорнай” хуҗалыгында  авыл хуҗалыгы машиналары ремонтына нәтиҗә ясау һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин чыгыш ясап,  техникаларның торышына бәя бирде, запас частьлар белән тәэмин ителеш һәм ремонтка тотылган чыгымнар һәм хуҗалык кассасы файдасына булган экономиягә хакында җитди мисаллар китерде.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

19 гыйнвар көнне Район  хәрби комиссар Васил Вәлиев,  район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр  җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе Илдар Габдрахманов былтыр көзге чакырылышта китеп, бүгенге көндә Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хезмәт итүче 24 райондашыбыз белән күрешеп, аларның хәлләрен  белеп кайтты.

Мәгълүм булганча, быел 2018 елның 9 февралендә сүнмәс-сүрелмәс иҗаты белән татар, алай гына да түгел, башка милләт вәкилләренең тормышында үз булган шәхесебез Фәнис абый Яруллинның тууының 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, 21 гыйнвар көнне Көек авылы китапханәсендә "Ак төнбоектай-ак язмыш!" исеме астында нәни дусларыбыз белән кычкырып уку алымын кулланып чара үткәрдек. Фәнис Яруллинның тормыш юлы да җиңел булмый, шулай да, сынмас рухы, үзе артыннан бик матур иҗат мирасы калдыра. Балалар өчен хикәяләр, шигырьләр, шулай ук зурлар өчен драма әсәрләре, җырлар авторы икәнен дә беләбез аның. Әлбәттә, әлеге олуг шәхесебезнең күпкырлы иҗатын биредә язып кына бетерп булмый. Ә чарага килгән балаларым бик кызыксынып язучының китапларыннан күргәзмәләр белән танышты, шигырьләрен укып фикерләштек, хикәяләре аша тәрбияви белем алдык. Чараны Фәнис Яруллинның шигыреннән өзек белән тәмамладык:

"Кешегә карап,

Кеше була бел-

Олы җанлының

Ише була бел!"

Әлеге юлларны тормышта зур мәгънәви девиз итеп алсак, адәм балалары бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып, бердәм булып яшәсәләр, киләчәкләре дә якты, туры юлдан барыр иде. Ә киләчәк, әлбәттә, нәниләребездә башлана. Алда әйтеп үткәнемчә, Фәнис абый Яруллин иҗаты, чиксез тәрбия алымы белән сугарылган зур көчкә ия шәхес. Әлеге чарабызда шәхесебезне олылау белән сугарылды.

20 нче гыйнвар көнне Көек авылы китапханәсендә "Толстой эзеннән!.." дип исемләнгән урта сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрдек! 2018 ел-Татарстанда мәшһүр рус язучысы Л.Н.Толстой елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәп укучылары белән үз алдыбызга: "Татарстан-татарлар башкаласы белән рус язучысын нәрсә бәйли?" дигән төп сорауны куеп бергә фикерләштек. Мин, китапханәче буларак, Толстой эзеннән үтеп, күптөрле кызыклы мәгълүматларны укучыларга җиткерә алдым. Л.Н.Толстой гына түгел, әтисенең бабасы да Казанда фәнни документ язганлыгы билгеле, шулай ук язучының әтисе дә һәрдаим биредә еш булуы мәгълүм булды. Алга таба да Толстой эзеннән баруыбызны дәвам итәрбез.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Балтачыбызда бик тиздән халыкның күптән зарыгып көткән тагын бер зур объекты кулланылышка тапшырылачак. Бу әлбәттә - бассейн! Аңа күптән түгел "Дулкын" дигән матур яңгырашлы исем дә бирелде. Бассейнны ачу тантанасы 26 гыйнварга дип планлаштырыла. Чарада республика җитәкчелегеннән дәрәҗәле кунаклар, күренекле шәхесләр катнашуы көтелә. ​

19 нчы гыйнвар көнне Шеңшеңәр балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Китап дигән могҗиза!” библиографик дәрес үткәрелде.  Тәҗрибә шуны күрсәтә – балада  укуга, белем алуга теләк тәрбиялим дисәң, кечкенә чагыннан ук аңарда китапка мәхәббәт уятырга кирәк. Шул максаттан чыгып үткәрелгән дәрес вакытында балаларга кычкырып китап-журналлар укылды, бергәләп аларның эчтәлеге ачыкланды. Шул ук вакытта китап, андагы геройлар,вакыйгалар турында төрле табышмаклар, башваткычлар куллану да отышлы. Интернет челтәрендәге “Бала.РФ.” сайтыннан да даими файдаланып, балалар өчен язылган электрон әсәрләр аша да китапка кызыксыну уятырга мөмкин.  Балаларга китапханәдә бик ошады. Алга таба да даими очрашып торырга сүз куештык.

18 нче гыйнварда  Смәел авыл китапханәсе  “Сандугач” балалар бакчасында Шарль Перроның тууына 390 ел тулу уңаеннан “Без әкият яратабыз” дип исемләнгән әдәби иртә уздырды.Чара  кечкенә укучыларда әкият укуга кызыксыну уяту, дөнья балалар әдәбияты үрнәкләрен танып белү максатыннан  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International