ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Көн тәртибендә:

  • авыл җирлеге башлыгының 2017 ел өчен отчеты;
  • 2017 елга бюджет үтәлеше.

28
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында   мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең  200 еллыгы уңаеннан  “Мәрҗаниле халыктан вә токымнан без...” исемендәге  китап күргәзмәсе эшли. Биредә  күпкырлы шәхесебезнең иҗаты һәм тормыш юлын чагылдырган хезмәтләр, газета-журнал мәкаләләре белән танышырга мөмкин.


27
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

26нчы гыйнварда Смәел авыл китапханәсе "Яшьтәш әдипләр иҗаты" исеме астында могҗизалар кыры уены  үткәрде.Чара  2018 нче елда 80яшьлек юбилеен билгеләп үтүче күренекле язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла һәм  шагыйрь, язучы ,драматург Фәнис Яруллин белән шагыйрь, рәссам  Гакыйль Сәгыйровларның тууларына 80 тулу уңаеннан  оештырылды.


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

24 январь көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә югары сыйныф укучылары  һәм студентлар катнашында "Көтәр безне матур киләчәк" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде.Бу кичәдә укучылар төрле профессияләр, уку йортлары турында үзләренә кирәкле  бик күп яңалык алдылар.

Бүген - 26 гыйнвар көнне Балтачта "Дулкын" бассейны ачылды.  Бу  район тарихында зур вакыйга булуы белән мөһим.

Әлеге тантаналы  зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз  Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум»   төзелеш оешмасы  директоры Дамир Фәрит улы Сафин да катнашты. Мөхтәрәм кунаклар үзләренең ихлас теләкләрен ирештерделәр. Бассейн төзөлешендә актив катнашкан оешма коллективына "Рәхмәт хатлары" һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ниһаять түземсезлек белән көткән кадерле минутлар якынлашты - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейнны рәсми рәвештә  ачу һәм  символик ачкычны  тапшыру өчен Биектау районының Дәрбишләр бистәсендә  шушы ук сәгатьләрдә  тагын бер бассейнны ачу тантанасында  катнашкан мәлдә онлайн режимда турыдан-туры  элемтәгә чыгып, ТР Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка  старт бирде. 

 


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнвар көнне балаларның яраткан шагыйрьләре, А. Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан ага Халиковның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 1 А сыйныфында белем алучы балалар өчен (җитәкчеләре Шарапова Г.М., Газимова Р.) әдипнең юбилее уңаеннан “Балалар дөньясын яңгыратып” дип аталган әдәби кичә узды. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз әдипнең тормышы һәм иҗат юлы, китапханәдә булган китаплары белән танышкач, аның иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнашып, өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.

Иртәгә – 26 гыйнвар көнне Балтачта “Дулкын”  бассейнын рәсми төстә ачу һәм кулланылышка тапшыру тантанасы була.  Әлеге  зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз  Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум»   төзелеш оешмасы  директоры Дамир Фәрит улы Сафин катнашуы көтелә.

30 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул иту бүлмәсендә – (Балтач мәдәният үзәге, 1 этаж) җәмәгатьчелекне кабул итә. 

Кабул итү сәгать 11.00 дә башлана. Алдан язылу, белешмәләр өчен телефон: 2-52-38.​

24  гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә Балтач районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку-семинар булды. Әлеге уку-семинар агымдагы елның 18 мартында узачачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек уңаеннан оештырылды. Укуларны район Советы аппараты җитәкчесе Ирек Сабиров алып барды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе вәкилләре - Сквордяков Олег Васильевич һәм Каменькова Валентина Николаевна чыгыш ясап, сайлауларга әзерлекнең һәр этабы белән таныштырдылар. 
 


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

24 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә француз язучысы Ш. Перроның тууына 390 еллыкка багышланган “В гости к сказкам Шарлль Перро» дип аталган әдәби кичә узды. Кичә барышында Балтач гимназиясенең 2А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Хакимова Г.К., Закирова А.К.) яраткан әдипләренең тормышы һәм иҗаты белән танышканнан соң, аның әсәрләре буенча төзелгән “Угадайка”, “Викторина”, “Бюро находок”, “Наборщик», «Перевертыши» дигән станцияләрдән торган уенда  көч сынаштылар һәм өйләренә укырга китаплар алып киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International