Балтачта "Дулкын" бассейны ачылды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген - 26 гыйнвар көнне Балтачта "Дулкын" бассейны ачылды.  Бу  район тарихында зур вакыйга булуы белән мөһим.

Әлеге тантаналы  зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз  Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум»   төзелеш оешмасы  директоры Дамир Фәрит улы Сафин да катнашты. Мөхтәрәм кунаклар үзләренең ихлас теләкләрен ирештерделәр. Бассейн төзөлешендә актив катнашкан оешма коллективына "Рәхмәт хатлары" һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ниһаять түземсезлек белән көткән кадерле минутлар якынлашты - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейнны рәсми рәвештә  ачу һәм  символик ачкычны  тапшыру өчен Биектау районының Дәрбишләр бистәсендә  шушы ук сәгатьләрдә  тагын бер бассейнны ачу тантанасында  катнашкан мәлдә, онлайн режимда турыдан-туры  элемтәгә чыгып, ТР Премьер-министры урынбасары,  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка  старт бирде. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:  “Балтач районы аның кешеләре минем өчен һәрчак якын һәм кадерле булды. Биредә яшәүче халык үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Инде менә халыкка сәламәтлекләрен ныгыту һәм спортта тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен зур мөмкинлекләр  тудырыла. Сәламәт яшәү рәвешен үстерү өчен зарыгып көткән бассейн ачыла. Авыл җирлеге территорияләрен тотрыклы үстерү дигән Федераль программа нигезендә төзелгән бу объект чын мәгънәсендә,  Балтач халкы өчен файдалы булсын иде. Киләчәктә бассейнның уңышлы гына эшләвен телим !” диде үзенең чыыгышында.

Кунаклар әлеге спорт һәм сәламәтлендерү үзәге бинасы белән якыннан танышып, бассейн, сауна, душ бүлмәләре аша үттеләр. Аларны бигрәк тә  балалар өчен махсус эшләнгән кечкенә бассейн җәлеп итте.  Бассейн эчендә туплар белән уйнап, ихластан сөенгән балаларны сокланып күзәттеләр.  

Кунаклар бинаның икенче катында урнашкан  заманча җиһазланган  тренажер залын, янәшәдә генә хезмәт күрсәтүче кафе булдыру да уңышлы уйланылган  дип югары бәя бирделәр.

Фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/baltachta-basseyn-achylu-tantanasynnan-fotoreportazh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International