8 апрель көнне өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре православие динен тотучы карамактагы өлкәннәребез белән якты һәм күркәм бәйрәмнәрнен берсе – Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.
8 нче апрельдә Смәел авыл китапханәсендә балалар өчен “Әгәр кошлар булмаса?” исемле тематик кичә үткәрелде. Чара балаларда канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучылар кошларның табигатькә, авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерүләре хакында белемнәрен арттырдылар.
2018 елның 9 апрелендә “Дети России-2018” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова һәм полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без Тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырды.
Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 6 апрель көнне, Чепья мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова ПДН инспекторы Лейсан Назипова белән берлектә “Сәламәт мәктәп” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.
Авылларда төп нигезнең җылысын саклаучы, үз авылы, нәселе белән горурланып, “Салавычның данын төшермәгез, югары уңышларга ирешегез!” дип җитәкчеләрне дә рухландырып торучы Әминә апа кебек өлкәннәре булганда, төшенкелеккә бирелергә мөмкин дә түгел.
Иске Салавыч авылында яшәүче Хөсәенова Минҗамал Нәсыйх кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.
6 нчы апрель көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
5 апрель көнне, Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева белән берлектә “Начар гадәтләргә - Юк” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.