“Сәламәт мәктәп” дип исемләнгән дәрес уздыру

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 6 апрель көнне, Чепья мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова ПДН инспекторы Лейсан Назипова белән берлектә “Сәламәт мәктәп” дип исемләнгән дәрес уздырдылар. Яшүсмерләрдә начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү – белгечләрнең төп бурычы. Бу чара “Дети Росии - 2018” ведомствоара профилактик операция кысаларында узды.

Чарада 47 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International