8 нче апрельдә Смәел авыл китапханәсендә балалар өчен “Әгәр кошлар булмаса?” исемле тематик кичә үткәрелде. Чара балаларда канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучылар кошларның табигатькә, авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерүләре хакында белемнәрен арттырдылар.