6 нчы апрель көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Бөек җиңүнең 73 еллыгына хәзерлек турында чыгыш ясады. Социаль хезмәткәрләргә карамакта торучы сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында тулырак мәгълүмат тупланырга кушылды.
Апрель аенда «Чиста йорт» исемле акция игълан ителде. «Яшеллек могҗизасы» дип исемләнгән акциягә йомгак ясалды.
«Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова куркынычсызлык чаралары турында сөйләп узды. Су басулар булмасын өчен вакытында чаралар күрергә кушты.
Муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева “Начар гадәтләргә - Юк” дип исемләнгән дәрес уздырды. Бу чара “Дети Росии - 2018” ведомствоара профилактик операция кысаларында узды. Шулай ук гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гүзәл Зиһаншина әти-әни һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләп үтте.
Җыелыш март аенда туган көннәрен билгеләп үткән хезмәткәрләрне котлау белән тәмамланды.