ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

23 апрель көнне  17.30   минутта  туры  эфирда «Яңа гасыр трибунасы» телетапшыруында "Безнең Татарстан" VIII Республика яшьләр форумы кысаларында  коррупциягә каршы көрәш проекты хакында  сөйләшү оештырыла. Татарстан  Республикасы Президенты инициативасы буенча 9 апрель көнне Казан Кремлендә  коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында  чыгучы  «Яңа гасыр трибунасы» тапшыруы өчен сораулар әзерләнде.

12 апрель кичендә район мәдәният үзәге сәхнәсендә ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“, “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”,  “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. 


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 12 апрель көнне Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия  утырышы булды.  Утырышта комиссия   әгъзалары, Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев, район башкарма комитетының урынбасарлары, бүлек башлыклары, район Советының бүлек башлыклары, авыл җирлеге башлыклары һәм аларның урынбасарлары катнашты.

Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгы Рамил  Рәшит  улы Нотфуллин алып барды.

11 нче апрель көнне Чепья мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары психологлар Закирова Г.Н һәм Идрисова А.В ярдәме белән интернеттан куркынычсыз файдалану серләренә өйрәнделәр.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

       Борнак  авыл  китапханәсендә  оештырылган  “Туган  як  тарихы” музеена 10 апрель көнне  23 ел тулды.Музейдагы экспонатлар тарихи яктан да,тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия.Музей экспонатлары белән  елдан-ел кызыксынучылар күп.Музей кызыклы,тарихи экспонатларга бик бай.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

10 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Кече Лызи урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Артемьева Н.М.) кунакта булдылар. Китап укучылар китапханәгә йөрү тәртипләре, алар өчен булган китап фонды, энциклопедияләр, вакытлы матбугат чаралары белән таныштылар. Алар Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан язучының тууына 190 еллыгына багышланган “Толстой-это целый мир» исемле интеллектуаль уенда катнашып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында тыңлап, үзләренең белемнәрен сынадылар.

Тәрбиячеләр үз куллары белән төрле  өстәл уеннары,  презентацияләр, альбомнар ясап бик матур чыгыш ясадылар һәм республикакүләм конкурста   “4 нче номерлы Балтач  балалар бакчасы” өченче урынны яулады.

Салавыч  күппрофильле лицей  укытучысы  Гилязов Ранил Фәрит улы  район күләмендә үткән  “Ел укытучысы” ( ОБЖ юнәлеше) конкурсында  җиңү яулап  зона ярышларында катнашты һәм  Казан шәһәрендә   үткән  республикакүләм конкурста лауреат исеменә лаек булды.  

Арча районында  спартакиада кысаларында узучы волейбол буенча зона ярышларында  Куныр урта  мәктәбе укучылары  (егетлэр командасы) 1 урын яуладылар һәм алга таба узачак турга үттеләр.

Хөрмәтле китап укучыбыз!

Әгәр Сине рус сәяхәтчеләренең зур географик ачышлары тарихлары, бөек сәяхәтчеләрнең шушы ачышларны ясаганда күрсәткән батырлыклары кызыксындыра икән, ул вакытта Балтач үзәк балалар китапханәсенә кайткан 17 исемдәге “Бөек рус сәяхәтчеләре”-“Великие русские путешественники” сериясенә кергән китаплар нәкъ Синең өчен. Китаплар Рус география җәмгыяте тарафыннан чыгарылып, 2016 елда кайтканнарны дәвам итә.Китаплар аша М.П. Лазарев, В.К.Арсеньев, Ф.П. Литке кебек атаклы сәяхәтчеләр белән бергә, киң катлам китап укучылар өчен моңарчы күләгәдә калып килгән А.В. Елисеев,Ч.Ч. Валиханов, М.В. Певцов, И.В. Мушкетов һ.б. сәяхәтчеләрнең Туркестан, Үзәк Азия, Кече Азия, Палестина, Гавай утраулары, Антрактида, Тибетка һәм башка бик күп ачышлар белән танышып, мәктәп программасын үзләштерүгә файдалы мәгълүмат туплый алырсың.

  Китапханәнең эш сәгатьләре иртәңге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне иртәңге 9 дан 16 сәгатькә кадәр.

  Яшь китап укучыбыз! Сине әти-әниләрең, әби-бабайларың белән китапханәбездә көтеп  Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International