ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

"Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең "Пирамида"да  узачак Гала-концертына Балтач балалар сәнгать мәктәбенең "Эра" бию төркеме үтте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин  бүген - 16 апрель көнне үткәргән эшлекле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагында  җитештерүчәнлекне арттыру өчен районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә мөгезле эре терлекләрне ачык һавага чыгаруны оештырырга  кирәк, дип басым ясады. Соңгы вакытта көннәр җылы тора. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда малларны тышка – терлек организмы өчен файдалы  кояш ваннасы  астына чыгару, шунда ашату-эчертү, витаминлы өстәмәләр бирүгә игътибар җитми. Хәтта, моны кирәксенмәүчеләр дә бар. Сәбәбе бер –  бүгенге көндә күпчелек хуҗалыкларда терлек тораклары янындагы кардалар әзер, төзек хәлдә түгел.

11 апрель көнне  Борнак авыл китапханәсендә “Китап –тәрбия чыганагы” исемле библиографик  дәрес башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелде.Китап аша укучыларны матур әдәбият белән кызыксындыру,тәрбия  үрнәкләрен аңлату һәм үзара фикер алышу дәресе бик җанлы үтте.Укучыларга библиографик дәрес бик ошады.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итүенчә,  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан  Европа күләмендә, шул исәптән Россиядә  һәм Татарстанда  2018 елның 23-29 апрель көннәрендә  «Европакүләм иммунизация атналыгы» (ЕНИ) үтәчәк. Төп максаты - республика халкына, аеруча әти-әниләргә вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату.

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләре турында”гы Федераль Законның  27 статьясына, сайлау комиссияләре оештыру буенча методик тәкъдимнәргә  таянып Балтач территориаль сайлау комиссиясе Балтач  муниципаль  районы территориясендә  яңа участок сайлау комиссияләренең хәл иткеч тавышка ия булган әгъзәләренә (участок сайлау комиссияләре составының резервына) кандидатуралар буенча тәгъдимнәр кабул итү турында белдерә.

Гадәттә, халык табибка нәрсәдер авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә. Ә бит диспансеризация ул кешедәге авыруларның беренчел, яшерен билгеләрен табарга ярдәм итү ысулы. Аларга бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр диабеты, яман шешләр һәм сулыш алу юллары авырулары керә, – дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. – Диспансеризация – ул кешеләрдә алда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган төп факторларның барлыгын ачыклау өчен уздырыла. Алар түбәндәгеләр: югары кан басымы, кан составында тиешле нормадан югары холестерин һәм шикәр барлыгы, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес итеп тукланмау, артык авырлык һ.б. Сәламәтлегеңне югалтсаң, дәваланыр өчен күпме акчалар тотыла, ә монда бушка уздырыла торган тикшеренүгә дә халыкны җәлеп итеп булмый диярлек.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешене үзенә җәлеп иткән.  Беренче тапкыр космоска чыгу юлыда бик катлаулы булган, озак еллардан соң гына тормышка ашкан.  Шул уңайдан, 12 апрель көнне Куныр авыл китапханәсе 9 сыйныф укучылары белән “12 апрель – Космонавтика көне” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.  Әңгәмәдә үсеп килүче яшь буынга 20 гасырның иң данлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган  Космонавтика көне, Ю. Гагаринның тормыш юлы туры сөйләнелде һәм сорауларга җаваплар табылды.

11 апрель көнне Куныр авылы китапханәчесе Куныр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән, патриотик тәрбия чарасы буларак, “Җиңү әләме җилферди Сталинградта” исемле әңгәмә уздырды. Укучыларга Сталинград сугышы тарихы сөйләнде, Куныр авылыннан  Сталинград сугышында катнашкан сугыш ветераннары турында мәгълумат бирелде.

Иске Салавыч авылында  яшәүче Латыйпова Фәүзия Шәрәфи кызына 12 апрель көнне 90 яшь тулды. 

23 апрель көнне  17.30   минутта  туры  эфирда «Яңа гасыр трибунасы» телетапшыруында "Безнең Татарстан" VIII Республика яшьләр форумы кысаларында  коррупциягә каршы көрәш проекты хакында  сөйләшү оештырыла. Татарстан  Республикасы Президенты инициативасы буенча 9 апрель көнне Казан Кремлендә  коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында  чыгучы  «Яңа гасыр трибунасы» тапшыруы өчен сораулар әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International