Кайбер хуҗалыклар район күрсәткеченнән дә кимрәк күләмдә продукция җитештерә. Моның төп сәбәбе – ашату рационын төзегәндә азыкның туклыклылык дәрәҗәсеннән һәм терлекләрнең кан анализыннан чыгып эш итмәү, дип белдерә белечләр. Соңгы вакытта көннәр җылы тора. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда малларны тышка – терлек организмы өчен файдалы кояш ваннасы астына чыгару, шунда ашату-эчертү, витаминлы өстәмәләр бирүгә игътибар җитми. Хәтта, моны кирәксенмәүчеләр дә бар. Сәбәбе бер – бүгенге көндә күпчелек хуҗалыкларда терлек тораклары янындагы кардалар әзер, төзек хәлдә түгел.
Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүнең төп тармагы булган терлекчелеккә сакчыл җитештерү элементларын кертү буенча актуаль эш барган бүгенге көндә һәр хуҗалыкта ачык утарга улаклар куюны, шунда ашату, су эчертүне көйләргә кирәк. Соңгысына килгәндә, кайбер урыннарда маллар кар яларга мәҗбүр. Савым сыерларга бары тик җылытылган су бирү зарурлыгы, салкын су эчкән сыер организмының күпчелек энергиясе аны җылытуга китүе, шуның аркасында сөт бүлеп чыгаруының кимүе турында һәр җитәкче, белгеч, терлекче белә, югыйсә.
Мәсәлән, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның Кили фермасында сыерларның бер өлеше ачык һавада утарга чыгарылган. Алларында ачык печән эскертләре тора. Улакларга силос, сенаж салынган, тоз куелган. Шунда ук су эчерү җайланмасы тора.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүген - 16 апрель көнне үткәргән эшлекле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүчәнлекне арттыру өчен районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә мөгезле эре терлекләрне ачык һавага чыгаруны оештырырга кирәк, дип басым ясады.