Эрик Васинкин шәкертләренең быел да җиңүчеләр рәтендә булуы бик сөендерә. Ләкин әлегә нинди урын икәне билгеле түгел. Шулай ук биредә "Уникс"та чыгыш ясап, икенче урынны яулаган "Восторг" бию төркеме дә чыгыш ясаячак. "Уникс"та исә конферанс номинациясендә чыгыш ясаган Әмир Исрафилов - икенче, Инсаф Зарипов өченче урынга лаек булды.
Балтачыбыз йолдызчыкларын җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, ә "Эра"га кабаттан уңышлар телибез.