17 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 5 сыйныфта укучы балалар белән Тукай айлыгы уңаеннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз, балаларда Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү, әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм әдибебез иҗаты аша туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү иде. Бик җылы, җанлы үтте кичәбез. Белемнәребезгә дә сокланырлык.
19.04.2018 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына ТР Президентының күчтәнәчләре таратылды. Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә 6 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары яши. Бүләкне авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарын ТР Президенты, район хакимияте, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. Аларга саулык, сәламәтлек, балалары, оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләде.
14 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор авыл клубында – күчмә китапханәдә яшьләр өчен “Әдәбият дөньясында” – әдәби казино үткәрде. Бу чарада яшьләр 2018 нче елның юбиляр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары буенча сорауларга җавап эзләделәр. Чара башында һәр ике командага да 10 “акыл” фишкасы бирелде, һәр сорауга җавап бирер алдыннан алар шушы “акыл” фишкаларын теләгән санда куйдылар һәм һәр дөрес җавап өчен “акыл” фишкалары икегә тапкырланды, ә җавап дөрес булмаса фишкалар, киресенчә, алынды. Интеллектуаль уен бик җанлы үтте һәм исәп 40:50 белән тәмамланды.
Смәел авылында гомер итүче Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды.
17 апрель көнне район мәдәният үзәгендә “Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!” дип исемләнгән үзешчән сәнгать бәйгесе кысаларында, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Бер сәхнәдә район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы, мәктәп, гимназия, лицей директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар һәм иң яхшы әти-әниләр комитеты да чыгыш ясады. Шул ук вакытта мәгариф ветераннарын да читтә калмады. Аларны хөрмәтләп экранда күрсәтеп барсалар, кайберләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
2017 нче елдан мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы тарафыннан яңа традициягә нигез салынды. Юбилейларын билгеләп үтүче пенсиядәге укытучы һәм тәрбиячеләргә район мәгарифен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты һәм истәлек сувениры тапшырыла башлады. Район мәгариф хезмәткәрләре концерты барышында 2018 нче елда гыйнвар –май аенда туган көннәрен билгеләп үтүче юбилярларга шундый бүләкләр тапшырылды.
13 апрель көнне районда терлекчелек тармагында 1нче кварталга нәтиҗә ясау уңаеннан, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә ТР Аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович та катнашты һәм чыгыш ясады. Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республика рейтингында торган урыннары белән таныштырды. Узып киткән 3 айга нәтиҗә ясады, алда торган максат-бурычларга тукталды. Әлеге семинарда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре, зоотехниклары һәм экономистлары чакырулы иде.
14 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе “Татарстан-театрлар иле” исемле әңгәмәне яшьләр белән үткәрде.Театр тарихы һәм Татарстандагы театрлар турында фикер алышу оештырылды.Әңгәмәдә яшьләр бик актив катнаштылар.
Бүген – 17 апрель көнне район Советының утырышлар залында авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин алып барды.
12-13 апрель көннәрендә Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә республика бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында Балтач районы китапханәләре дә бар.