Рамил Нотфуллин: "Яңа туган бозауга зур игътибар бирелергә тиеш"

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

 13 апрель көнне районда терлекчелек тармагында 1нче кварталга нәтиҗә ясау уңаеннан, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә ТР Аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович та катнашты һәм чыгыш ясады. Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республика рейтингында торган урыннары белән таныштырды. Узып киткән 3 айга нәтиҗә ясады, алда торган максат-бурычларга тукталды.

Әлеге семинарда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре, зоотехниклары һәм экономистлары чакырулы иде. Алар иң элек Пүскән фермасында таналар, бозаулар торакларын карап, биредә эшнең ничек оештырылуы, отышлы яклары, табыш һәм артым алуның нечкәлекләре белән кызыксындылар. Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов реконструкцияләнгән терлек абзары белән таныштырды, терлек азыгының сыйфаты хакында сөйләде. “240 башка  исәпләнгән бу торакта  235 баш тана бар. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң 2017 елның 1 декабрендә терлекләр керттек. Ияләнү чорында тиешле күләмдә артым ала алмадык билгеле, план үтәлмәде. Соңгы айларда тәүлеклек артым 850 граммны тәшкил итә. 15-16 айдан соң икенче абзарга каплатуга төшерәбез. Алар урынына яңалары керә. Терлекләргә җылы су бирелә, аның өчен мичтә утын ягып җылытыла”,  дип  үзләренең көндәлек эшләре белән таныштырып үтте Кили авылыннан килеп эшләүче ирле-хатынлы яшь парлар Алсинә белән Рифат Ганиевлар.

Юлны дәвам итеп, Кили авылында  урнашкан сөтчелек фермасында бозаулар өчен махсус төзелгән яңа такта абзар белән таныштык. “Ел башыннан бары тик яңа туган бер бозауның гына үлем очрагы теркәлде, бозауларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә”, дип басым ясады хуҗалык рәисе.  

Гомумән алганда, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 1 апрельгә 2100 баш терлек саны исәптә. Шуның 725е  савым сыерлары, ел башыннан 237 бозау алынган.

Ә район буенча караганда, 3 ай дәверендәге күрсәткечләргә күз салсак, мөгезле эре терлек саны 104% белән алга китеш күзәтелә. Быел – 37776 баш, ә 2017дә – 36240 баш кына булган. Шулай ук ат үрчетү дә акрынлап кына булса да алга киткән, узган ел белән чагыштырганда, 75 башка артыграк. Ә менә сөткә килгәндә, хуҗалыклар 3 айга барлыгы 110% ка арттырып үтәп,  18483 тонна җитештерелгән. Ит җитештерү киресенчә кимегән, 99% кына үтәлеш белән 1711 тоннаны тәшкил итә.
Семинарның икенче  өлеше Кили авылы мәдәният йортында үтте. Иң беренче булып ТР Аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович чыгыш ясады.  Балтач – авыл хуҗалыгы районы буларак, республикада алдынгылар рәтендә йөри, җитештерүчәнлек өлкәсенә килгәндә, алга китеш күзәтелә. Билгеле, сөткә бәя төшү аркасында хуҗалык кассасына күләмле акчалар керми кала. Бу мәсьәлә буенча бүгенге көндә җитди сөйләшүләр бара. Бер-ике айдан соң уңай якка үзгәрешләр күзәтелер, дип ышандырам. Төшенкелеккә бирелеп, сөтчелекне ташламагыз, дип киңәш итте. Шулай ук  Нәҗип Нәкипович авыл хуҗалыгы тармагының  республика күләмендәге рейтингы белән дә таныштырып үтте. Республикадагы 250 хуҗалык арасында сезнең районның “Кызыл юл” һәм “Татарстан” хуҗалыклары беренче унлыкта тора. Ә район буенча түбән күрсәткечкә ия булган “Уңыш” хуҗалыгы 40нчы урында. Димәк, калган 17 хуҗалык шушы аралыкка кергән дигән сүз, дип таныштырды. Дәүләт ярдәмнәренә тукталып, субсидияләр беренче чиратта, сөт-май комбинатлары белән кимендә 3 елга  килешү төзегән хуҗалыкларга биреләчәк. Шуның өчен үзегездә мөмкинлекләр бар, җитештергән сөтне читкә җибәрү мәсьәләсе турында бүгеннән үк уйлый башлагыз, конкрет фикергә килеп, комбинат яки заводлар белән килешү төзүегез мөһим,  дип искәртте.

 Шулай ук пленар өлештә түбәндәге  мәсьәләләр  дә каралды.  “Сосна”  хуҗалыгы зоотехнигы Айдар Ахмадуллин үз тәҗрибәсеннән чыгып, хезмәттәшләрен яшь терлекләрне тәрбияләү алымнары белән таныштырды. Артым алу,  терлек азыгын баету кебек мәсьәләләр белән беррәттән хуҗалык чыгымнарына экономия ясау ысуллары белән дә таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш экономисты Фәрит Гатиятуллин исә “Хужалыкларда экономик эш торышы” дигән тема белән чыгыш ясады.  “Нәсел эшенең торышы” хакында Нияз Кәримов,  терлекчелек эшләре буенча 2018 елның 3 аена йомгакны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча белгече  Разил Низамиев ясады. Район ветеринария   берләшмәсе   җитәкчесе Алмаз  Исрафилов хужалыкларда ветеринар-санитария торышына тукталып,  терлек абзарларында еш күзәтелә торган җитешсезлекләргә, чисталык мәсьәләләренә тукталды.  Терлекләрнең сәламәтлегенә зур игътибар бирергә кирәклеге турында басым ясады. Алда ясалган чыгышларга  өстәлмәләр белән авыл хуҗалыгында эшнең торышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин чыгыш ясады.

Биредә терлекчелек тармагына тулы бәя бирелде. Ирешкән уңышлар белән беррәттән җитешсезлекләр дә ачыктан-ачык сөйләшенде. Хуҗалык җитәкчеләренә карата тәнкыйть фикерләре белдерелде. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекләрнең нәселдәнлегенә һәм сәламәтлегенә зур игътибар бирергә дигән бурыч куйды. Бозаулар үлеменә, бигрәк тә яңа туганнарының яшәп китә алмауларының сәбәпләрен ачыкларга, чик куярга кирәк! Тәрбияләү алымнарын өйрәнү, тәҗрибә уртаклашулар  һәм зоотехникларның белемнәрен күтәрү зарур!”  дип белдерде.

Шунысы аянычлы: кайбер хуҗалыклар район күрсәткеченнән дә кимрәк күләмдә продукция җитештерә. Моның төп сәбәбе – ашату  рационын төзегәндә азыкның туклыклылык дәрәҗәсеннән һәм  терлекләрнең кан анализыннан чыгып эш итмәү, дип белдерә белечләр. Соңгы вакытта көннәр җылы тора. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда малларны тышка – терлек организмы өчен файдалы  кояш ваннасы  астына чыгару, шунда ашату-эчертү, витаминлы өстәмәләр бирүгә игътибар җитми. Хәтта, моны кирәксенмәүчеләр дә бар. Сәбәбе бер –  бүгенге көндә күпчелек хуҗалыкларда терлек тораклары янындагы кардалар әзер, төзек хәлдә түгел.

Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүнең төп тармагы булган терлекчелеккә сакчыл җитештерү элементларын кертү буенча актуаль эш барган бүгенге көндә һәр хуҗалыкта ачык утарга улаклар куюны, шунда ашату, су эчертүне көйләргә кирәк. Соңгысына килгәндә, кайбер урыннарда маллар кар яларга мәҗбүр. Савым сыерларга бары тик җылытылган су бирү зарурлыгы, салкын су эчкән сыер организмының күпчелек энергиясе аны җылытуга китүе, шуның аркасында сөт бүлеп чыгаруының кимүе  турында һәр җитәкче, белгеч, терлекче белә, югыйсә.

Мәсәлән, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның Кили сөтчелек фермасында савым сыерларының бер өлеше ачык һавада утарга чыгарылган. Бу эш аларда элек-электән килә, сыерлар ел әйләнәсе билгеле бер вакытта ачык һавада була. Алларында ачык печән эскертләре тора.  Улакларга силос, сенаж салынган, тоз куелган. Шунда ук су эчерү җайланмасы бар. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин: “Терлекчелек юнәлешендә тиешле шартлар тудырылмый торып, алга китеш булмаячак. Бер урында таптану уңай күрсәткеч бирми. Терлек торакларында тәртип һәм көндәлек  сыйфатлы азык булсын өчен безгә әле күп тырышырга кирәк!”, дип басым ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International