14 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор авыл клубында – күчмә китапханәдә яшьләр өчен “Әдәбият дөньясында” – әдәби казино үткәрде. Бу чарада яшьләр 2018 нче елның юбиляр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары буенча сорауларга җавап эзләделәр. Чара башында һәр ике командага да 10 “акыл” фишкасы бирелде, һәр сорауга җавап бирер алдыннан алар шушы “акыл” фишкаларын теләгән санда куйдылар һәм һәр дөрес җавап өчен “акыл” фишкалары икегә тапкырланды, ә җавап дөрес булмаса фишкалар, киресенчә, алынды. Интеллектуаль уен бик җанлы үтте һәм исәп 40:50 белән тәмамланды.